Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә энергия бирә

Мөслимдә яшәүче Гөлназ һәм Ринат Салиховлар гаиләсе тату, бердәм булуы белән җәлеп итә.

Ринат Салихов – һөнәре буенча зоотехник, сөт товарлары комплексы җитәкчесе, ә Гөлназ апа – мөгаллимә. Алар 12 ел дус-тату гомер итә. Мәхәббәт җимешләре Алинәгә – 10 яшь, Ралинага – 8 яшь, уллары Самирга – нибары 9 ай.
– Балаларыбызның һәрберсе тәмле! Кызларыбыз белән улыбызның яшь аермасы шактый, төпчегебезне үстерүдә апалары Алинә белән Ралина ярдәм итә. Кызларым – минем уң кулым, – ди Гөлназ ханым.
Өченче бала алып кайтырга күптән теләсәләр дә, икеләнү, курку хисләре дә булган. “Нәсел дәвамчысы кирәк” дигән теләкләрен ишетеп, Ходай аларга тагын бер тапкыр әти-әни булу бәхетен бүләк иткән. 
– Күпбалалы гаилә булу әлбәттә күп көч, энергия таләп итә. Ләкин балаларны үстерүдә кыенлык сизмим. Безгә аларга ярдәм итү,  сәләтләрен үстерү мөһим. Балалар төрле, һәркайсының үзенчәлеге, үз холкы, үз мавыгулары бар. Ата-аналар буларак бурычыбыз – балаларның сәләтен тулысынча ачу өчен тырышу. Өченче балабыз тугач бәхетле мизгелләр тагын да артты, – ди гаилә башлыгы.
Дөнья алга бара. Бала тәрбияләү ысуллары да яңарып тора. Кайберәүләр балаларын бакчага йөртмичә, махсус мәктәпләргә йөртергә тырыша, үзгә туклану рационнары төзи, билгеле бер материалдан тегелгән киемнәр сайлый, ә кемдер гореф-гадәтләр нигезендә яки күңел кушканча эшли. Һәр ата-ана баласына иң яхшысын сайлый.
– Заман белән бергә атларга тырышабыз, – ди Гөлназ. – Әтиләре Әлмәткә йөреп эшләү сәбәпле, балалар тәрбияләү күбрәк минем өстә. Ә ялларда без гел бергә! Тиз генә җыенып, ял итәргә чыгып китәбез, көч, энергия туплап, “яңа” кеше булып кайтабыз. Гаиләдән, вакытны бергә үткәрүдән көч алабыз.
Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Бер-береңне аңлый белергә, сабыр булырга кирәк. Салиховлардан гаиләне матди яктан тәэмин итү турында да сораштык.
– Без ипотека ярдәмендә өй салдык. Төзелеш эшләренең күпчелеген үзебез башкардык. Хөкүмәттән башка ярдәм алмадык. Аллага шөкер, гаиләмне тәэмин итәрлек акча эшлим. Кечкенә бизнесым да бар, – ди Ринат Салихов. 
Ринат абый үзен төрле өлкәләрдә сынаган: эшмәкәр, юрист, фотограф, видеограф, дизайнер, авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Тамада гына булып карамадым,” – дип көлә ул. Гөлназ апа исә тормыш иптәшен “куллары алтын” дип мактый.
Уку алдынгылары булулары өстенә, җыр, бию, театр сәнгатен сөюче Алинә белән Ралина җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Төрле конкурсларда, ярышларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайталар. 
– Өй эшләрен бергәләп эшлибез. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз, – ди олы кызлары Алинә. 
– Өчәү булгач бик күңелле! – ди Ралина.
Кичен, гаилә өйдә тулы составта җыелгач, хуҗабикә якыннарын тәмле ризыклар пешереп сыйлый, кызлар өстәл әзерләргә булыша. Кечкенә Самир әтисе белән машиналар “сүтәргә” өйрәнә. Табын артында гаилә көн дәвамында булган вакыйгалар белән бүлешә. Шундый матур йола яши Салиховлар йортында. 

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев