Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бәхет яшәгән җирдә

Киләсе елга Баек авылында яшәүче Фәния белән Салихҗан Шәгалиевларның бергә яши башлауларына 60 ел була. Кунакчыл, йөзләреннән елмаю китмәгән гаилә бәхетле булу серен үзара ихтирамлы булып, аңлашып яшәүдә күрә.

Нурлы йорт
Баек авылында гомер итүче Фәния һәм Салихҗан Шәгалиевларны үрнәк, матур гаилә буларак беләләр. Аларның йорты әллә кайдан күзгә ташлана. Салихҗан абый бизәкле тәрәзә йөзлекләрен быел кыш ясаган. Тугызынчы дистәләрен ваклаучы өлкәннәрнең йортыннан җылы нур бөркелә. Түр бүлмәдә – чигүле мендәрләр һәм матур нәкыш белән бизәлгән урын-җир япмалары, берсеннән-берсе матур сөлгеләр, күңел җылысын салып бәйләнгән урындык өслекләре. Йортта һәр нәрсәгә уңган хуҗа кулы тигән. Әтисе балта остасы булгач, Салихҗан абыйда да агач эшләренә һәвәслек бар. Бизәкләп эшләнгән өстәл-урындыклар, шкаф, бүлмә ишекләрен дә үзе ясаган ул.
– Бу йортка нигез 1970 елда салынды. Кечкенә генә иске йорты булган нигезне алып, шунда яшәп тордык. Берникадәр вакыттан соң, кирәкле материаллар юнәтеп, үзем бура бурап, йорт күтәрдем. Алты почмаклы матур гына йорт килеп чыкты. Яши-яши янкормалар да өстәлде. Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит, эштән курыкмагач, эш безгә карышмады. Әтәй балта остасы булгач, минем дә аннан калышасым килмәде, – ди Салихҗан абый.
Мәхәббәт тарихы
– Без яшь чакта яшьләрнең танышу урыны авыл клубы була торган иде. Клубтан кайтып киләм шулай, арттан берәү: “Туктап тор әле!” – дип эндәшә. “Тукта” дигәч, туктадым инде. Томск шәһәрендә өч ел хәрби хезмәт үтеп кайткан Салихҗан күз явын алырлык чибәр, “дастуин” егет иде. Ул көнне берәүләрдә аулак өй булды. Шунда кереп, кичке уеннарда катнаштык. “Йөзек салыш”, “Каеш сугу” уйнадык. Егетнең башка авылда йөргән кызы булган, минем егетем юк. Салихҗан мине яраткандыр инде, шул көннән соң башкаларга карамады, – дип, яшьлек елларын елмаеп искә алды Фәния апа.
Бер ел очрашып йөргәч, яшьләр никах укыта. Киленне каенана белән каената да үз итә. Өч ел бергә тату гомер кичерәләр.
– Фәнияләр бездән арттагы урамда гына яши иде. Мәктәп вакытында ук йөрәгемә ялкын салган иде ул. Аз сүзле, күндәм һәм тырыш булуы җәлеп итте. Миннән өч яшькә кечкенә булгач, мәктәп чорында аңа күрше кызы дип кенә карасам да, армиядән кайткач, Фәниянең матур кыз булып җитешүен күреп, башымны югалтып гашыйк булдым, – дип, тормыш иптәшенең истәлекләрен дәвам итте Салихҗан абый.
Исемең матур, кемнәр куйган?
Фәния һәм Салихҗан Шәгалиевлар биш балага гомер бүләк итә. Беренче кызлары Фәйрүзәгә исемне каенанасы сайлый. “Фәйрүзә дип кушсагыз, үзем дә баланы карашырмын”, – ди. Әйткән сүзендә тора каенана. 
Икенче кызлары Фәзиләгә исемне күрше әбисе куша. Өченче һәм дүртенче кызлары Дамира белән Гөләндәмгә генә әниләре исем сайлый. Берсе – якын сыйныфташының исеме, икенчесе –тудыру бүлегендә дуслашкан хатын исеме була. Гаиләдә көтеп алган ир бала төпчек булып дөньяга аваз сала. Малайга Эльвир дип исем кушалар. Авыл җирендә ят саналган исемне энекәшенә олы апасы таба. 
Фәния апа белән Салихҗан абыйның бүген ун оныклары, җиде оныкчыклары бар. 
– Әтием 27 яшендә сугышка киткәндә, мин әнкәй кулында алты айлык сабый булып калганмын. Бертуганым Фәимәгә өч яшь булган. Ике бөртек кенә без! Апам Яңа Карамалы авылында гомер кичерә. Туганлык җепләре нык булырга тиеш! Шушы хакыйкатьне без балаларыбыз күңеленә кечкенәдән салдык, – ди Фәния апа.
Хезмәттә үткән гомер
Фәния апа белән Салихҗан абый икесе дә гомер буе колхозда тырыш хезмәт куйганнар. Салихҗан абый лаеклы ялга “Урал” колхозыннан бригадир булып чыга. Тугыз ел Башкортостан урманнарында урманчы вазыйфасын башкара. Яшәү дәверендә һәрвакыт ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрый алар. Бүген дә, балаларыннан качырып, үгез үстерәләр.
– Балалар безгә, эштән бушап ял итсеннәр дип, эре терлек асрарга кушмый. Йөрәктә дәрт-дәрман барында, ничек мал асрамыйсың инде?! Аллага шөкер, тавык-чебешләребез дә, 5-6 баш умартабыз да бар. Элек умарталар саны ике дистәгә җитә иде, өчәр сыер, кышлау үгез тота идек. Хәзергә булганы да җитеп тора. Ходай сәламәтлектән, тиң ярымнан аермасын, балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбызга озын, матур гомер насыйп итсен!– ди Салихҗан абый.
Фәния апа белән Салихҗан абыйга Ходай киләчәктә дә тигез гомер насыйп итсен!

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев