Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бер-берләре өчен туган алар!

Айгөл белән Айрат Шәйгардановларны мөслимлеләр матур пар буларак белә. Йөзләрендә яшьлек дәрте сүнмәгән райондашларыбызның бер-берсенә булган мөнәсәбәте дә сокландыра. Ике арада ихтирам, мәхәббәт, җылылык яши.

– Без Айрат белән Лениногорск шәһәрендә музыка-сәнгать педагогика көллиятендә беренче курста укыганда таныштык. Бер районда яшәсәк тә, бер- беребезне белмәгәнбез. Дүрт ел гомеребез бер тулай торакта яшәп, бер курста укып үтте. Укыганда олы мәхәббәт хисләре юк кебек иде. Ә менә гашый- клар көнендә Айрат миңа оригиналь бүләк ясаган иде – бер хайван рәсемен кисеп алган да, шуның артына “Мәңге чибәр булып кал! Изге теләкләр белән, Каргаң” дип язган. Метрәйлеләрне “карга” дип йөртәләр бит. Метрәй егете, шулай итеп, күңелемә кереп калды. Шул валентинканы бүгенге көндә дә саклыйм әле, – дип укыган вакытларын искә алды Айгөл.
Укуны тәмамлагач, Айрат – район мәдәният йортына, Айгөл балалар сәнгать мәктәбенә вокал бүлеге укытучысы булып эшкә керә. Бер мохиттә эшләгәч, алар даими күрешеп торалар. Нинди генә бәйрәм булмасын, яшьләрнең икесен дә чараларга бергә чакыралар.

– Айгөл белән дуэт җырлый башладык. Шул вакытта Айгөлнең назлы, ягымлы, ихлас булуына тагын бер мәртәбә игътибар иттем. Булачак тормыш иптәшем нәкъ менә Айгөл кебек булырга тиеш дип уйлый идем. Бүген дә бергә җырлыйбыз. Безне берләштергән чара Иске Вәрәш авылы клубында куйган Каз өмәсе булды. Милли йолада без егет һәм кәләш ролен башкардык. Соңыннан Җиңү бәйрәмендә массовкада да бергә уйнадык. Парлап уйнауларыбыз нәтиҗәсендә без бер-беребезгә чын-чынлап гашыйк булдык та куйдык. Дүрт ел бергә укып, алты ел бергә эшләгәч, төгәл 10 елдан ике арада саф мәхәббәт хисләре бөреләнде, – ди Айрат.
Дөрес әйтәләр, сиңа дигән яр һәрвакыт янәшәдә йөри! Биш ай очрашып йөргәннән соң алар гөрләтеп туй үткәрәләр. Беренче мәхәббәт җимешләре Айсинә баһадир кыз булып, дүрт кило авырлык белән дөньяга аваз сала. Кечкенәдән үзенчә җырлап йөргән кызчык та әти-әнисе кебек җыр-моңга гашыйк. Мөслим гимназиясенең өченче сыйныфында белем алучы кызның катнашкан һәм җиңү яулаган бәйге-конкурслар саны да бихисап.

– Әти-әнинең балаларын өйдә яисә әби-бабайга калдырып, үзләре генә ял итеп йөрүләрен яратмыйм. Безнең балалар һәрвакыт үзебез белән. Айрат белән ныклап бадминтон уенына тартылдык. Айсинәбез шул спортзал идәннәрендә тәпи китте. 2016 елда Самат дөньяга килде. Карында йөрткәндә “Кызым үземә охшаган, улым әтисенә охшап тусын иде!” дип теләдем, ике тамчы судай әтисенә охшап туды сабыебыз. Улыбыз да, кызыбыз да үзебез кебек сәнгать дөньясын яраталар, җырлыйлар да, бииләр дә, конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар, – ди Айгөл.
Шәйгардановларның тагын бер хоббилары бар. Ул – өй салу! Сигез ел эчендә алар ике йорт салырга җитешкән. Бүген өченчесе төзелеп бетү алдында. – Башта кешеләр “Өй салырга каян акча аласыз сез?!” дип сорап теңкәгә тияләр иде. Ниятләп, үзара киңәшләшеп, бер-береңне аңлап, акчаны дөрес итеп бүлсәң, була икән!
Кредиттан кредитка өй салабыз. Кызганыч, үзебезгә тиешле ипотеканы гына алып булмады. Үз башыбызга, үз кулларыбызга, үз тырышлыгыбызга гына таянабыз. Безнең белән бергәләп өч йорт салган алтын куллы әтиебезне Ходай сәламәтлектән аермасын берүк. Айрат белән тормышка карашларыбыз да, уйларыбыз да туры килә. Икең бергә планлаштырган уй-хыяллар икеләтә тизрәк чынга аша дигән девиз белән яшибез, – ди Айрат.

29 июнь көнне Сарманда “Нечкәбил – 2022” республика әниләр һәм гаилә конкурсының зона этабы узды. “Ныклы гаилә” федераль партия проекты, “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика акциясе һәм “Ел гаиләсе” VII Бөтенроссия конкурсы кысаларында узучы бәйгедә Шәйгардановлар гаиләсе дә катнашты. Айрат белән Айгөл үз гаиләләре турында видеоролик тәкъдим итте, гореф- гадәтләре белән уртаклашты һәм гаилә горурлыгы турында сөйләде. Зона этабында Шәйгардановлар гаиләсе Казан шәһәрендә узачак финал турына узды.

18 сентябрь көнне Казанда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале үтте. Унҗиденче тапкыр үткәрелүче фестивальгә республиканың 29 гаиләсе чакырылган иде. Шәйгардановлар “Яшь гаилә” номинациясендә җиңүче булды. “Нечкәбил – 2022” бәйгесенең финалы 26 ноябрьдә – Әниләр көне уңаеннан үтәчәк. Анда 10 гаилә катнашачак. Шәйгардановлар бу бәйгедән дә җиңү белән әйләнеп кайтсыннар дип телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев