Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Республикакүләм вәгазь бәйгесе үткән

Ислам динен популярлаштыру, хатын-кызлар арасында талантлы вәгазь сөйләүчеләрне барлау һәм ачыклау максатыннан «Җәмигъ» мәчетендә ,,Әйтер сүзем бар сезгә...” республикакүләм вәгазь бәйгесе оештырылган.

25 февральдә  "Җәмигъ" мәчетендә ,,Әйтер сүзем бар сезгә...” республикакүләм вәгазь бәйгесе оештырылды. Конкурсның максатлары -  ана һәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту, ислам динен популярлаштыру, кардәшләрне борчыган сорауларга җавап эзләү, дин тотучы хатын-кызлар арасында талантлы вәгазь сөйләүчеләрне барлау һәм ачыклау иде. Чыгыш ясаучылар 5 күрсәткеч: милли кием, дөрес мәгълүмат, сөйләү осталыгы, үз-үзен тотышы, аңлаешлы итеп сөйли белүе буенча бәяләнде.
Бәйгегә мөслимлеләр, Бөгелмә , Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Урыссу, Кукмара эшчеләр бистәсеннән, Яңа Чишмә, Сарман районнарыннан килгән мөслимәләр вәгазь сөйләде. Иң яшь катнашучы 16 яшьлек булса, иң өлкән апабыз 80 яшьлек иде. Чыгыш ясаучылар ныклы әзерлек, тирән гыйлем белән килгәннәр.
Нәтиҗәләр шундый булды:
14-19 яшьлекләр арасында
1 нче урында  Сөмәйя Хакова  (Сарман)
2 нче урында Фатыймв Шәрипова (Әлмәт)
3 нче урында Азизә Минсабирова (Яңа Чишмә)
45 + яшьлекләр арасында
1 нче урында Рәүфә Шәмдинова (Мәлләтамак авылы)
2 нче урында  Тәнзилә Бекешова (Бөгелмә)
3 нче урында Румия  Шәйгәрдәнова (Урыссу)
Иң өлкән, иң яшь чыгыш ясаучыга, тамашачы симпатиясен яулаучыга аерым бүләкләр бирелде. Һәр чыгыш ясаучыга истәлек бүләкләре, календарь, Рамазан ае турында белешмәлек тапшырылды. Катнашучылар үз теләк - тәкъдимнәрен әйттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр, - дип язалар Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев