Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Укулар узды

Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре район имамнары һәм мәчетләр каршында укытучы мөгаллимнәргә сөйләм теле осталыгы буенча дәресләр бирде» - дип хәбәр итәләр районыбыз мөхтәсибәтеннән.

"Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә үзенчәлекле укулар узды. Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре район имамнары һәм мәчетләр каршында укытучы мөгаллимнәргә сөйләм теле осталыгы буенча дәресләр бирде" - дип хәбәр итәләр районыбыз мөхтәсибәтеннән. 

Институт доцентлары, сәхнә теле һәм дикторлык белгечләре, педагогика фәннәре кандидатлары Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова республиканың күпчелек районында дәресләр бирергә өлгергәннәр инде.

"Максатыбыз - вәгазьләр укыганда, кешеләргә тәэсирле итеп, матур, саф татар телендә, аңлаешлы рәвештә сөйләү күнекмәләре бирү. Дөрес, дин әһелләребез сөйләм теле буенча гадәттә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, шулай да интонация белән сөйләм үтемлерәк икәнен аңлатырга, бер тонда сөйләүдән арынырга ярдәм итәргә тырышабыз. Алар тарафыннан зур кызыксыну тою хезмәтебезнең кирәкле булуына ишарәли, бик шатланып үткәрәбез укуларны", - ди Илсөяр Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев