Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Сабырлык

Сабыр гарәп телендәге «сабыр, түземле» сүзеннән килеп чыккан.

Сабыр гарәп телендәге «сабыр, түземле» сүзеннән килеп чыккан. Тормыштагы һәрбер сынау бездән сабырлык таләп итә. Сабырлык берничә төрле була. Беренчесе - Алланы Тәгаләгә итәгать итүдә, ягъни Аллаһы Тәгалә безнең өстебезгә нәрсәләрне йөкләгән булса, шуларны үтәгән вакытта кирәкле булган сабырлык - намаз уку, ураза тоту кебек һәм башкалар. Икенчесе - Аллаһы Тәгалә безгә тыелырга кушкан нәрсәләргә карата сабырлык. Мәсәлән, аракы эчмәү, дуңгыз ите ашамау, тәмәке тартмау кебек һәм башкалар. Өченчесе - бәла-казаларга карата сабырлык, ягъни авыру, ачлык, якын кешеләрнең үлеп китүләренә карата сабырлык. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән шундый хәдисләр риваять ителә.

- Аллаһы Тәгалә әйтә: «Берәр бәндәмә авырлык килсә һәм шушы вакытта ул, миңа сыену чараларын эзләп, миңа ялварса, һичшиксез, мин аңа сораганчы ук бирермен, һәм догасын кылыр алдыннан ук догасына җавап кайтарырмын. Ә инде бәндәмә авырлык килгәннән соң, мине онытып башка берәүгә сыгынса, алардан чаралар эзләсә, күк ишекләрен ябармын, ягъни ул бернинди яхшы нәтиҗәгә ирешә алмас.»

- «Кем берәр төнне авырып уздырса һәм үзенең хәленә сабыр булса, Аллаһтан разый булса, газиз әнисеннән туган көнне гөнаһсыз булган кебек гөнаһларыннан пакьләнер. Әгәр авырсагыз, сәламәтлек сорамагыз», - дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребезнең соңгы җөмләсендәге сүзнең мәгънәсе шулайрак: «Әгәр авырган вакытыгызда гөнаһларыгыздан пакьлану һәм Аллаһы Тәгалә каршысына нинди бөек дәрәҗәләргә ирешүегезне белсәгез, сәламәтлек сорамас идегез. Ләкин бәндә буларак без тынычлык һәм сәламәтлек телибез».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев