Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Сабырлык

Сабыр гарәп телендәге «сабыр, түземле» сүзеннән киеп чыккан.

Сабыр гарәп телендәге  «сабыр, түземле» сүзеннән киеп чыккан.  Тормыштагы һәрбер сынау бездән сабырлык таләп итә. Сабырлык берничә төр­ле була. Беренчесе - Алланы Тәгаләгә итәгать итүдә, ягъни Аллаһы Тәгалә безнең өс­тебезгә нәрсәләрне йөкләгән булса, шуларны үтәгән вакытта кирәкле булган сабырлык - намаз уку, ураза тоту кебек һәм башкалар. Икенчесе - Аллаһы Тәгалә безгә тыелырга кушкан нәрсәләргә карата сабырлык. Мәсә­лән, аракы эчмәү, дуңгыз ите ашамау, тәмә­ке тартмау кебек һәм башкалар. Өченчесе - бәла-казаларга карата сабырлык, ягъни авы­ру, ачлык, якын кешеләрнең үлеп китүлә­ренә карата сабырлык. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән шундый хәдисләр риваять ите­лә.

-  Аллаһы Тәгалә әйтә: «Берәр бәндәмә авырлык килсә һәм шушы вакытта ул, миңа сыену чараларын эзләп, миңа ялварса, һич­шиксез, мин аңа сораганчы ук бирермен, һәм догасын кылыр алдыннан ук догасына җавап кайтарырмын. Ә инде бәндәмә авыр­лык килгәннән соң, мине онытып башка бе­рәүгә сыгынса, алардан чаралар эзләсә, күк ишекләрен ябармын, ягъни ул бернинди ях­шы нәтиҗәгә ирешә алмас.»

-  «Кем берәр төнне авырып уздырса һәм үзенең хәленә сабыр булса, Аллаһтан разый булса, газиз әнисеннән туган көнне гөнаһсыз булган кебек гөнаһларыннан пакьләнер. Әгәр авырсагыз, сәламәтлек сорама­гыз», - дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребезнең соңгы җөмләсендәге сүзнең мәгънәсе шулайрак: «Әгәр авырган вакытыгызда гөнаһларыгыздан пакьлану һәм Аллаһы Тәгалә каршысына нинди бөек дәрәҗәләргә ирешүе­гезне белсәгез, сәламәтлек сорамас идегез. Ләкин бәндә буларак без тынычлык һәм сә­ламәтлек телибез».

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев