Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мөслимәләр вәгазь сөйләүдә ярышты (Фоторепортаж)

Коръән Кәримнең 5нче сүрә, 2нче аятендә “Бер-берегезгә изгелектә һәм тәкъвалыкта ярдәм итешегез” диелә. Дини гыйлем өйрәнү юлында мөгаллимлек аеруча әһәмиятле. Бу эштә вәгазь сөйли белү зур осталык таләп итә. Аны әзерләү, матур, аңлаешлы һәм үтемле итеп халыкка җиткерү өчен камиллеккә омтылып, үз өстеңдә даими эшләргә, белем һәм күнекмәләрне гомер буена арттырырга кирәк.

Мондый осталыкка ирешкән мөслимәләрне ачыклау максатында район мөхтәсибәте ел саен вәгазь укучы хатын-кызлар өчен бәйге оештыра. Быел ул алтынчы тапкыр үтте. “Әйтер сүзем бар сезгә” исемле вәгазь бәйгесендә Яр Чаллы, Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Сарман районнарыннан да мөслимәләр катнашты. Бәйгедә 21 хатын-кыз яшь үзенчәлекләренә бәйле өч номинация буенча көчләрен сынады. Бәйге барышын алтмышлап кеше күзәтте. Арада кыз балалар да, өлкән апалар да күп иде.
Чыгыш ясаучылар осталыкларын, белемнәрен ныгытса, вәгазь тыңларга килүче райондашларыбыз күңелләрен баетты. Көне буе барган бәйгедә катнашкан һәр конкурсант үз сөйләү осталыгы, күңел байлыгы белән ачылды. Бәйгедә язучы Рәйсә Фәйзуллина, Әлмәт шәһәре мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, Мөслимнең хөрмәтле остазы, күп еллар ислам дәресләре укыткан Әминә Хәкимова хөкемдарлык итте.
Компетентлы жюри ясаган нәтиҗәләр буенча, 45 яшьтән өлкәнрәк ханымнар арасында Мәлләтамак авылыннан Рәүфә Шәмдинова – I, Яр Чаллы шәһәреннән килгән Лотфия Мөхәммәтҗанова – II, Чирмешәннән Сәрия Бикбова III урынны яулады. 20-45 яшьлек хатын-кызлар арасында I урынны Әлмәттән Әминә Дебердеева һәм мөслимле Эльмира Хафаева бүлеште. II урынга Әлмәт шәһреннән килгән Фатыйма Заһидуллина лаек дип табылды. III урын Мөслимнән Фәридә Файзыровага бирелде. 14-19 яшьлек кызлар да белемле һәм кыю булуларын, татар телендә матур итеп сөйли белүләрен күрсәтте. Әлеге номинациядә Әлмәт кызлары Мәликә Бәдретдинова һәм Исламия Исламовага тиңнәр булмады. Аларга I һәм II урыннар бирелде. Вәрәшбаштан Камилә Мәрданова III урынга лаек булды. Жюри конкурсантларның быел зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте, рухи байлыкны мәгънәле итеп җиткерә белүдә осталыклары артуын теләде.
– Бу масштаблы чараны оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә, тәмле ризыклар әзерләүчеләргә, күчтәнәчләр белән килүчеләргә, ә иң мөһиме – башкарып чыгу өчен зур кыюлык, осталык, гыйлем кирәк булган вәгазь сөйләүчеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәлламнең өммәтен арттыручылар булып яшәргә насыйп булсын! – диде уку-укыту эшләре өчен җаваплы Сәрия абыстай Шакирова.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев