Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Мәчет төзелеше төгәлләнү алдында

Мөслим авылының Кооператив урамында яңа мәчет төзелә. Мәчеткә нигез 1,5 ел элек салынды. Райондашларыбыз мәчетнең кайчан ачылуы белән кызыксына.

Бу район үзәгендәге дүртенче мәчет булачак. Дин тотучылар арта: хәзер яшьләр дә намазга баса. Җомга намазларында, бәйрәмнәрдә мәчетләр тула. Аллаһ йорты авылыбызга нур сибеп, игелек кылырга өндәп торачак.
Мәчеттә эчке һәм тышкы бизәү эшләре генә калып килә. Эчке эшләргә килгәндә, дивар, түшәм эшләре тәмамланган. Сантехника көйләү һәм җиһазлау эшләре генә калып килә. Тышкы эшләрдән манара итәген куясы, тәрәзә кырларын бизисе, территорияне яшелләндерәсе бар. Бүгенге көндә мәчеткә декоратив элементлар алырга һәм урнаштырырга кирәк. 
– Халкыбыз мәчетне төзүдә зур ярдәм күрсәтте. Мәчет идәне өчен 600 данә такта кирәк иде. Бер тактаның бәясе – 750 сум. Идән тактасы өчен акча ике көндә җыелды. Мөслимнең алты кибетендә акча җыю өчен тартмалар тора, мәчет төзелешенә иганәчеләр ярдәм итә. Озакламый мәчет территориясендә җыештыру, яшелләндерү эшләре башланачак. Битараф булмаган райондашларыбыз әлеге эшләрдә катнаша ала. Сәдака ул – зур савап. Рамазан аенда ихлас күңелдән ярдәм итүчеләргә аның әҗер-савабы килеп торыр, – ди районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.
Яңа мәчет җәен ачылыр, дип планлаштырыла. 

 Рәмилә Сәләмова

Фото - "Мөслим-информ"  архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев