Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

«Күпме ураза тотучы кешеләрнең уразалары ач тору гына булып кала»

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз дәресләрендә Аллаһ ризалыгы өчен дип тотылучы уразаның фазыйләтләре белән таныштыра.

Игътибарыгызга Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин алып бара торган дәресләрне тәкъдим итәбез.

2 нче дәрестә ураза тотуда тән әгъзалары өчен хәләл вә хәрәм нәрсәләр турында сөйләнер.

«Әссәләмү галәйкүм, газиз дин кардәшләрем. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә ныклы иман, бәхет-сәгадәт, саулык-сәламәтлек бирсен.

Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Ураза ул – калкан», – дигән. Калкан, ягъни сугыш вакытында сөңге-ук тимәсен өчен каплавыч. Ураза да кешене саклый: җәһәннәм утыннан, Аллаһның ачуыннан. Әмма дә ләкин адәм баласы ураза тотып та, гөнаһлы эшләрен калдырмаса, аның уразасы пәрдә була алмый. Шуңа күрә Зин Әл Габидин (Аллаһ аннан риза булсын) әйткән: «Аллаһы Тәгалә биргән уразаның хакын үтәргә кирәк». Ягъни, әти-әни хакы, ир хакы булган кебек, уразаның да хакы бар, диде. Аның хакы – Аллаһы Тәгалә сине уттан саклау өчен, синең телеңә пәрдә япты, ди, ягъни гөнаһлы сүзләрдән тыел. Ул синең колакларыңа пәрдә япты, күзләреңә, җенес әгъзаңа һәм карыныңа пәрдә япты, ди. Шуңа күрә, уразаның хакын хакласын, ди.

Күренекле галимебез Ибн әл-Җәүзи (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: «Кешенең тәнендә нинди генә әгъза булмасын, ул Рамазанда булса да, Рамазанда булмаса да, ураза тотарга тиеш», – дигән. Кешенең тәнендә бер әгъза бар икән, ул әгъзага хас уразасы да килә. Мәсәлән, тел уразасы – гайбәттән ерак тору. Чөнки кешеләр хәтта ураза тотканда да ипи ашамый, су эчми, ә гайбәттән тыела алмый. Хәтта бер кешегә шулай: «Я инде, уразага кер инде», – дигәч: «Әй хәзрәт, мин аның ашавыннан-эчүеннән тыела алам, сүгенмичә түзеп булмый бит, сүгенергә туры килә», – дип җавап биргән иде. «Әлбәттә, синең өчен сүгенмәү – ул иң изге ураза булыр», – дип әйттем аңа. Чөнки телнең уразасы – гайбәттән, ялган сөйләүдән тыелу, кеше белән әрләшеп-талашып йөрүдән тыелу. Ә уразада авыз ачып булмый.

Кайбер кеше уйлый: «Менә хәзер кояш байый да, талашмаганны талашып куям инде, әйтә алмаган сүземне әйтәм инде», – ди. Алай ярамый, без ураза тотарга тиешле.

Аннан Аллаһы Тәгалә безгә биргән күз. Күзләреңне хәрәм нәрсәләрдән яшер. Ир кеше чит хатыннарны күзләп утырмасын, хатын-кызлар ирләрне күзләп утырмасыннар – күзне төшерергә кушты безгә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә.

Әгәр дә безгә Аллаһ колак биргән икән, колак белән хәрәм булган нәрсәләрне тыңламасын. Мәсәлән, гайбәт сөйләү ничек гөнаһ булса, колак җылытып, шуннан ләззәт алып, гайбәт тыңлап йөрү – шул ук гөнаһ.

Әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа куллар биргән икән, бу куллар белән изгелек кылырга кирәк. Мәсәлән, кеше рәнҗетү, кешегә сугу, золымлык кылу, урлашу – кул уйнату дип әйтәбез – болар кул гөнаһлары, барысы да тыелган.

Аллаһы Тәгалә сиңа аяк биргән икән, ул аякларың белән син хәләл җирләрдә йөр. Хәрәм җирләрдә: хурлык юлында, кеше рәнҗетү юлында йөрмә.

Һәр әгъзаның үз уразасы бар. Һәм безгә шушы уразаны сакларга кирәк.

Газиз дусларым, әгәр без ураза тотып та, ураза гыйбадәтенең шушы мәгънәсен аңлый алмасак, Аллаһ сакласын, сөекле пәйгамбәребезнең әйткән сүзләре безгә туры киләчәк. Пәйгамбәребез әйтте: «Күпме ураза тотучы кешеләрнең ураза тотулары ач тору гына булып кала». Тамагың ачмы? Ач. Ә савабы юк! «Күпме төннәр буе намаз укучыларның ул намазлары йокысыз төн булып кына кала». Ягъни, ул намазын күңелен биреп укымый.

Шуңа күрә монда сүз бара Аллаһ ризалыгы өчен хәләл ризыклардан, чиста сулардан да тыелып, Аллаһ хәрәм кылган яман, бозык эшләрдән тыелмау, гөнаһка чуму, кешеләр белән әрләшеп-талашып яшәү турында. Менә бу – безнең уразаның төп мәгънәсен юкка чыгара. Шуңа күрә, газиз дусларым, безнең уразалы көнебез уразасыз көнебез кебек булмасын. Бар шундый кешеләр: Рамазанда ач йөри, ураза тота кебек, әмма ул уразада түгел, гөнаһлардан тыелмый. Бар тагын шундый кешеләр, алар гомер буе уразада. Ягъни Рамазанда булмаса да, ураза нияте белән булмаса да, ул гайбәткә керми, алдашмый, кешеләр белән әрләшми. Шуңа күрә, уразаның төп хикмәтен аңлап, Рамазанда телләребезне дә, күзләребезне дә, бар әгъзаларыбызны да төзәтик, гөнаһ-хаталардан ерак торыйк.

Исән-имин булыгыз. Әссәламү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ».

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/paigambarebez-aitte-kupme-uraza-totucy-keselarnen-uraza-totulary-ac-toru-gyna-bulyp-ka-5858325

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X