Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Коръән дәресләре

Бу атнада Җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте Коръән уку дәресләрен оештырды. Коръәнгә мәхәббәтне арттыру, ятлау һәм укуны дөресләү максаты белән район күләмендә елга бер тапкыр үткәрелүче бу чара 23 гыйнвардан башланды.

Коръәни Кәрим – дөреслеккә алып баручы бердәнбер илаһи китап. Аны өйрәнү – һәр мөселманның бурычы. Аллаһ Раббыбыз әйткән: “Ул (Коръәни Кәрим) – хакыйкатьнең үзе” (Коръән, 6:66).
Бу атнада Җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте Коръән уку дәресләрен оештырды. Коръәнгә мәхәббәтне арттыру, ятлау һәм укуны дөресләү максаты белән район күләмендә елга бер тапкыр үткәрелүче бу чара 23 гыйнвардан башланды.
– Аллаһ Раббыбыз ундүрт гасыр элек кешеләрнең иң хәерлесе һәм галәмнәрнең нуры булган Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын), элеккеге илаһи китапларның хаклыгын раслап, әмма аларны гамәлдән чыгарып, бөтен кешелеккә, гаҗәеп һәм кабатланмас могҗиза итеп, Коръәни Кәримне иңдергән. Аллаһ Раббыбыз аны кешеләргә рәхмәт, нур, зикер, һидаять вә шифа итеп биргән. Коръәни Кәрим, бәндәләрне иман, тәүхид, бәхет-сәгадәт юлына кертеп, мәңгелек җәннәтләрдә яшәргә әзерли, яман юлларга кереп китүдән кисәтә һәм аларга дөнья-ахирәт кирәкләрен өйрәтә. Коръәни Кәрим, нәсыйхәт буларак – иң күркәме һәм сүз буларак – иң хикмәтлесе. Коръәни Кәрим мөсхафләрдә язылып, телләрдә укылып һәм йөрәкләрдә сакланып, замана ахырына кадәр Аллаһ Раббыбызның саклавында булачак, – дип башлады дәресләрне районыбыз имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.
Хәзрәтләр дәресләрне вәгазь белән башлый. Аннан соң сүрәләрнең тәфсирләре бирелә, ятланган сүрәләрнең укылышы тикшерелә. Шулай итеп, чара гамәли яктан да бик әһәмиятле. Хатын-кызларга укылышны дөресләргә тәҗрибәле абыстайлар ярдәм итә. 
Дәресләргә 25ләп ир-ат һәм ике дистәдән артык хатын-кыз йөри. Баек, Шуганка авылларыннан, Башкортостанның Бакалы районыннан гаиләләре, туганнары белән җыелып килүчеләр дә бар. 
– Дәресләрдә катнашкан, Коръән укырга ният иткән һәр кешегә күңел сөенә. Райондашларыбыз әкренләп мәчетләргә тартыла. Әлхәмдүллилләһ, – ди, уку-укыту эшләре өчен җаваплы Сәрия абыстай Шакирова, сөенеп. 
Коръән уку дәресләре 28 гыйнварга кадәр бара. Җомга көнне Бөтендөнья Коръән хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, әлеге дәресләргә йөрүчеләр өчен махсус чакырылган кунак буларак, вәгазь укырга килер, дип көтелә.

Гөлназ Җәлилова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X