Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Корбан гаете – юмартлык бәйрәме

Корбан – Аллаһка якынаю дигән сүз. Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу – үтәлүе тиешле гамәл булып санала.

28 июнь көнне барча мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Мөслимдә бәйрәм Җәмигъ мәчетендә 7.00 сәгатьтә башланды. Районыбызның дин әһелләре гомернең кыйммәте турында вәгазь сөйләде.
– Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Корбан гаете – бәйрәмнәрнең иң бөеге, бу юмартлык һәм игелек бәйрәме дә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбаннарыбыз кабул булсын! Мөслимебез елдан-ел үсә, төзекләнә. Район мөселманнарының җәмгыятьтә иминлек һәм тынычлыкны саклауда мөһим роль уйнавын да билгеләп үтәсем килә. Алга таба да имин тормышларда бердәм булып, Аллаһының ризалыгында яшәргә насыйп булсын! – диде Расих хәзрәт Каюмов.
Гаеткә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин да тәбрикләде. Бергәләп гает намазын укыганнан соң, гает хөтбәсе әйтелде. Соңыннан бәйрәм коймагы һәм тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.
Гадәттәгечә, бу көнне “Кояшлы Ык”та гаилә бәйрәме дә оештырылды. Матур чараны Ринас хәзрәт Нәбиев вәгазь белән башлады. Кояшлы Ык паркын яңгыратып коръән сүрәләре яңгырады. Район Башкарма комитеты җитәкчксенең социаль-мәдәни мәсьәлләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Мәйданга Коръәннән аять-сүрәләр укырга балалар чыкты. Моңлы тавышлы нәниләрнең Коръән укулары беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев