Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Изгелек

Галәмнәрне бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез хастыр. Аллаһның үзеннән генә ярдәм сорап, дога кылабыз.

Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше.

 Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелмеш пәйгамбәребез Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ үзенең рәхмәте белән туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне гаделлеге белән адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып китәсем китә: “Ашыгыгыз гамәл кылырга, изгелек кылырга, хәтта җиде нәрсә килгәнче: изгелек кылыгыз, бөтен нәрсәне оныттыручы хәерчелек көтәсезме? Әллә сез юлдан аздыручы байлык көтәсезме? Әллә сез кешене көчсез итүче авыру көтәсезме? Әллә сез картлык зәгыйфьлеген көтәсезме? Әллә сез һәрбер нәрсәне кисүче үлемне көтәсезме? Әллә сез дәҗҗәлне көтәсезме? Әллә сез кыямәт сәгатен көтәсезме? Анысы исә барысыннан да куркыныч” (Тирмизи).

: “Ашыгыгыз изге гамәл кылырга”, - диде. Аллаһ әйтә: “Ашыгыгыз, кешеләр, кичектермәгез, Раббыгызның мәгъфирәтенә, җәннәтенә. Ул җәннәтнең киңлеге күкләр һәм җир киңлеге”. Аллаһ безгә изгелеккә ашыгырга боерды. Пәйгамбәребез дә ашыгып, кулдан ычкынганчы, Аллаһның мәгъфирәтен кәсеп итеп калырга чакырды. Дөньяда без шулкадәр ашыгабыз, аның бер нигъмәте безнең каршыда тора икән, без шушы нигъмәтне тизрәк алу өчен ашыгабыз.

Бер мисал китерик. Бер кешенең яшь гаиләсе бар, яшь балалары бар, әмма фатиры юк. Әйтик, аның кесәсендә 400 мең акчасы бар. Әмма фатир 400 мең тормый, 600 мең тора. Көн саен бу газеталар актара. Телевизорлар карый, догаларын кыла.  Беркөнне фатир сатыла дигән газета килә.  Акча бар, алып була, шул вакытта гаилә хуҗасы нәрсә эшли? Ярар, кич белән бу кешеләрне борчып йөрмим, ди. Иртәгә шалтыратырмын әле, ди.  Нинди генә байлык булмасын, без шулай, кулга керсә, ычкындырмаска тырышабыз. Менә шуның кебек ахирәт өчен орлык чәчкәндә дөньяда ашыгырга тиешбез. Изге гамәлгә ашыгырга тиешбез, хәтта рамазан ае, корбан көне киткәнче. Кем бөтен җаны-тәне белән изге гамәлгә ашыкса, Аллаһ аңа изгелекне Үзе бирә.  Җиде нәрсә килгәнче, изгелегеңне кылып кал. Фәкыйрьлек килсә, бар нәрсә онытыла, балаларны ашатырга кирәк, тагын өстендә бернәрсә дә юк. Хатынын киендерергә, сабыйларны дәваларга кирәк. Ләкин кеше ярлы, башында, күңелендә шушы мәшәкать, баласын ашатырга, гаиләсен туйдырырга кирәк аңа. Ярлылык күп кешегә фетнә булып, изгелекләрне оныттыра.  Бүген кесәңдә нәрсәдер бар икән, бир садакаңны. Бүген ярдәм итә аласың икән, ярдәм ит. Балаларны татлы ризык белән сөендерә аласың икән, сөендер. Әмма кесәң бушаса, ярлылык килсә, син бу эшләрне эшли алмыйсың. Юлдан яздыручы байлыкны көтәсезме, диде , изгелек кылып калыгыз. Күпме кешеләр, очын очка ялгап килгән бер заманда җәмәгать намазларына килеп, изгелек кылалар, ләкин маллары артып киткәч, җәмәгать намазларын да ташлыйлар. Ә пенсия яшендәге әбиләр исә “теге балалар лагере кайда ул”, дип, акчаларын алып киләләр.  Авырудан булган фазыйләтләрне өйрәнгән дә, Аллаһтан чир сорый икән. Догасын ишеткәннәр дә әйтәләр икән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) саулык сорады, авыруларга шифа сорады, ә син авыру сорыйсың мени?” Чыннан да, пәйгамбәребез шифа сорады, авыру кардәшләренә шифа сорап, дога кылды. Саулыкның авыру килгәнче кадерен белергә кушты.

Көтәсезмени сез картлыкны? Изгелек кылмыйсыз. Безнекеләрдән бит күп кеше картлыкны көтә. Балаларны ашатасым бар, эшлисем бар, пенсиягә чыккач, изгелеген кылырмын, мәчеткә килермен, дип әйтәләр. Пәйгамбәребез изгелеген кылырга, ашыгырга кушты, хәтта картлык килгәнче. Картлык - бөтен нәрсәне кирегә боручы.

Әллә сез бөтен нәрсәне юк итүче әҗәлне көтәсезме? Күп кеше гамәл кылмыйча әҗәлгә кадәр барып җитә дә, Аллаһ каршына гамәлсез килеп баса.Теге дөньяда имтихан башлангач, кеше: “Мин бит бу биремне өйрәнмәгәнмен. Бишенче биремне өйрәнмәдем” дигән кебек, яңадан теге ишектән керәсе килер. Яңадан кайтасы килеп, теге гамәлне кыласы килер, ләкин мөмкин булмас. 

Дәҗҗәл килгәнне көтәсезме? Изге гамәлне кылып калыгыз, чөнки ул бик явыз зат. Дәҗҗал фетнәсе җир өстендәге фетнәләрнең иң куркынычы. Пәйгамбәрләр үз халыкларын дәҗҗал фетнәсеннән кисәттеләр. Бик күп кешеләр аңа иярәчәк. Бик күп мөселманнар аңа иман китерәчәк һәм кяфер булачак. Пәйгамбәребез: “Китегез ул урыннан”, - диде. Ирләр хатыннарын өйләреннән чыгармаслар диде, чөнки хатын-кыз фетнәгә тиз бирелерләр.

Әллә сез кояшның икенче яктан чыкканын көтәсезме? Кояш икенче яктан чыккач, тәүбәләр кабул ителми. Аннары кыямәт көне килеп җитә. Базарда әйберсен җәйгән кеше ул әйберсен җыя алмыйча калыр.  Мәчеткә күпме киләсең килә, кил. Мәчеткә килгән өчен бер сүз дә әйтмиләр.

Кер, ишекләр ачык, ләкин керүче юк. Ул безгә мөмкинчелек. Бүген вәгазеңне сөйлә, беркем бер сүз әйтми. Хәтта гарәп илләреннән килгән кешеләр дә: “Безнең илдә динне аңлату күпкә авыррак”, - диләр. “Сезнең илдә изгелекне торгызырга күпме мөмкинчелек бар”, - диләр алар. Кыямәт көнендә һәркем җавап бирәчәк. Ашыгыйк изгелеккә .

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев