Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Ислам укулары тәмамланды

Бер айга сузылган Ислам укулары тәмамланды.

Ел саен рамазан ае алдыннан республикакүләм "Ислам. Беренче адымнар" дигән курслар оештырыла. Быел бу чара алтынчы тапкыр үткәрелде. Җәмигъ мәчетендә  ТР  мөселманнарының Диния нәзарәте  Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелгән курсларга 19 февральдән башлап теләгән һәр кеше йөри алган. Атнага бер тапкыр уздырылган очрашуларда "Нәрсә ул Ислам?", "Исламның беренче баганасы", "Намаз, тәһарәт", "Ураза тоту һәм зәкят түләү", "Хәләл, харам һәм хаҗ мәсьәләләре" каралган. Курсларга утызлар кеше йөргән. Соңгы көнне Мөслим районы имам- мөхтәсибе  Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин  "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте" төшенчәсен аңлатып вәгазь укыды. Катнашучылар  хәзрәткә кызыксындырган сорауларын бирделәр. Курска йөрүчеләрнең белемнәрен тикшерү интерактив формада узды. һәр кешегә курсларны узу хакында шәһадәтнамәләр, истәлек бүләкләре тапшырылды. Очрашу мәҗлесе Корьән ашы белән тамамланды. 

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев