Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Ислам мәчетенә таш салынды

“Яңарыш” микрорайонының Фоат Садриев урамында яңа мәчеткә нигез салынды. Тантаналы чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты

– Мөслим районы мәчетләргә бай. Төркиядә 80 миллион кеше яши, анда 80 мең мәчет исәпләнә. Мөслимнең район үзәгендә 8 мең кеше яши һәм, Аллаһ рәхмәте белән, бишенче мәчеткә низез салына. Районда барлыгы 34 мәчет эшли, тагын дүртесе – төзелү стадиясендә. Төркияне дә уздырдыгыз, афәрин! Мәчетнең урыны бик уңышлы сайланган. Җирлек көннән-көн зурая. Аллаһ кушып, алга таба мөселман балалары өчен балалар бакчасы, дини татар мәктәбе, башка уңайлыклар да булыр. Изге эш дәвамлы булсын! – диде Айрат Әюпов.

Мәчетне райондашыбыз Илгиз Исламов төзетә. Төзелеш эшләрен алып баручы Казан оешмасы эшне ике ел эчендә төгәлләргә планлаштыра. Мәчет Ислам исемен йөртәчәк. Мәчетнең имам-хатыйбы да билгеле – Ринас хәзрәт Нәбиев. Бүгенге көндә Ринас хәзрәт Мөслим мәчетенең имам-хатыйбы булып тора.

 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев