Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Дин вә вөҗдан

Аллаһ кунагы булып

Рушат Солтанов хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклаша

Кеше күңелен тамырдан үзгәртүче хәлләр, очрашулар, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр була. Бу юлларны каяндыр ишетеп яки укып язуым түгел. Районыбызда кабул ителгән “Әхлаклы Мөслим” программасы нигезендә “Рушат укулары“ исеме астында мәктәпләрдә әхлак дәресләре алып барган елларның берсендә миңа Балтач районында шундый ук дәресләр алып баручыларга ачык дәрес күрсәтергә туры килде. 20ләп кеше алдында дәрес бирү, тәҗрибәле булсаң да, дулкынландырмый калдырмый. Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләренең системалы алып барылуы, бу өлкәдә шактый бай тәҗрибә туплаулары мәгълүм иде. Кунаклар арасында Казанның “Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәсе директоры урынбасары, Балтачның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаевның да булуы ничек дулкынландырмасын?! Шуңа, бер аклану итеп: “Минем дини белемем юк, шулай да дәрес темасына туры килгән хәдисләрне файдаланам”, – дип әйтеп куйдым. Дәрес планлаштырган нигездә җанлы гына барды. Балалар да актив булды, йөзгә кызыллык китермәделәр. Соңыннан кунаклар да җылы сүзләрен кызганмадылар, файдалы киңәшләрен бирделәр. Рамил хәзрәт Бикбаев мине мәдрәсәгә укырга килергә чакырды. Ул вакытта әле диннән шактый ерак булган, намазга да басмаган көе ничек мәдрәсәгә барасың?!

Мин – совет чорында тәрбияләнгән авыл малае. Махсус дини белем һәм тәрбия алып үсмәдем. Шулай да, күршебездә генә яшәгән Миргазиян бабайның (без аны гади генә итеп “Мулла бабай” дип йөртә идек) капка төбенә чыгып азан әйтүен тыңлап үстем. Әнкәйләрнең кушуы буенча йомышка кергәндә, аның карчыгы (авыл халкы аңа “абыстай” дип дәшә иде, бала-чага өчен ул “Абыстай әби” булды) белән намаз укыган чагына туры килгән чаклар әз булмады. Аларны чакырып Коръән ашлары үткәрү, яңа туган балага исем кушу, вафат булган авылдашларны соңгы юлга озату, яшь парларга никах уку, иркенрәк өйле кешеләрдә авыл агайлары катнашында Ураза, Корбан гаетләре кебек чаралар авылда гел булып тора иде. Аларның күбесенә без, малай-шалай, кызыксынып борын төртә идек. Гаиләдә өлкәннәрнең үзара сөйләшүе һәм өйдә үткәрелгән чаралар аша дини белемнән, йолалардан хәбәрдар булып үстем. Шулай булса да, ныклы карарга килә алмыйча, икеләнеп йөргәндә, үзебез Балтач тәҗрибәсен өйрәнергә бардык. Балаларның аралашу культурасы, өлкәннәргә игьтибарлы булулары, дәресләрдә җавапларының тулылыгы мине таң калдырды. Безне кайтыр юлга озатканда, Рамил хәзрәт Бикбаев мәдрәсәгә укырга килү тәкъдимен тагын кабатлады һәм мин ныклы карарга килдем. Озакламый намазга бастым, көзен мәдрәсәгә укырга керү өчен документларны илтеп тапшырдым. Шулай итеп, Рамил хәзрәт Бикбаев миңа тормышымда яңа юнәлеш бирүче кеше, мәдрәсәдәге остазларымның берсе булды. Юлымда очрап, дин сабаклары алырга кат-кат кыстамаса, мәдрәсәгә укырга барырга җөрьәт иткән булыр идем микән?! Үткән гомер үтә тора, мәдрәсәдә укуның дүрт елы сизелми дә үтте.

Остазларыбыз белән аралар өзелмәгән, җае чыккан саен очрашабыз, алардан гыйлем алып торабыз. Шундый очрашуларның берсе, һич көтмәгәндә, быел май аенда булды. Остазым Рамил хәзрәт Бикбаев белән Согуд Гәрәбстанының Мәккә шәһәрендә, Гарәфәт тавында очраштык. Бу очрашуның күңелгә нинди шатлык өстәвен белсәгез иде! Минем генә түгел, остазымның да чын күңелдән шатлануын тою мине күкләргә күтәрде. Мин, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шул кеше сәбәпле хаҗ сәфәренә чыктым бит! Шушы изге җирдә Аллаһ мине аның каршына китереп бастырды! Раббым! Остазыма хәерле сәламәтлек, гомер, тормышына бәрәкәт, гаиләсенә иминлек насыйп ит. Шәкертләренең кылган гамәлләреннән әҗер-саваплар килеп торсын!

Исламның бишенче баганасы булган хаҗ кылу балигъ булган, матди мөмкинлеге, сәламәтлеге җиткән һәр мөселманга фарыз итеп куелган. Менә шушы фарызлыкны тәнемдәге бөтен күзәнәкләрем белән аңлап, хаҗ гыйбадәтен үтәргә ниятләдем. Әлбәттә, моның өчен ният кенә җитми. Ниятне башкарыр өчен көчле омтылыш белән зур тырышлык сорала. Физик һәм матди яктан гына түгел, рухи яктан да әзерләнергә кирәк. Бу җәһәттән миңа ярдәмчеләр күп булды. Хаҗда булып кайткан хәзрәтләребез, райондашларыбыз, минем бу ниятемне хуплау белән бергә, үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр бирделәр. Гаиләмнең, балаларның теләктәшлек күрсәтүләре, матди яктан ярдәмгә итүләре дә рухи чисталыкка, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү теләге белән изге җиргә сәфәр чыгарга тагын да ныграк җилкендерде.

Мәкаләмне укучылар дөрес аңласын иде: хаҗга баруымны бөтен район халкына белдерү өчен түгел (аны Аллаһ белүче), ә ислам диненә басарга, хаҗ кылырга уй-фикерләре булып та, эчке каршылыкларын җиңәргә тәвәккәлли алмаганнарга, бәлки, ярдәм итәр, райондашларыма мәгълүмат булыр дип язарга булдым. Аллаһ Раббыбыз ризалыгы өчен булсын!

Безнең буын атеизм шартларында тәрбияләнде. Дин тоту, дини йолаларны үтәү каты тәнкыйтләнде. Укытучылар хәтта кечкенә генә күренеш өчен дә укучыга кисәтү ясарга мәҗбүр иде. 7 класста укыганда, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повестен өйрәнү тәмамлангач, укытучыбыз инша язарга кушты. Иншада әсәрдәге образлар турында фикеремнән чыгып, күрше Мулла бабайны мактап яздым: “Өлкән яшьтә булуына карамастан, ихатасында койманы үзе тота, бакчасында бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, өендә тәрәзә төпләре тулы матур гөлләр үсә...” Укытучым, бу юлларны рекламага санаптыр инде, “2ле” куйган иде...

Бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яшәсәк тә, аны кайчан ташлап китәсебезне, ахирәт тормышына күчәсебезне белмибез. Аллаһы Тәгалә күпме язган бит! Шуңа исән-имин чакта җирдә изге гамәлләр кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә кушылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә кисәтә: “Кем хаҗ кылырга ниятләгән, аны ашыктырсын” (Әхмәд җыентыгында китерелә).

2026 елда хаҗга Татарстаннан 1800 кеше барган. Шулар арасыннан 21 кеше (мин белгән кадәре) – Мөслим районында яшәүчеләр. Безнең төркемдә мөслимлеләр 7әү иде: 5 ир-ат, 2 хатын-кыз. Татарстанда хаҗга бару өчен чират көтәсе юк. Быел да районнан, гомумән, бөтен Татарстаннан, хаҗга барырга документ тапшырган, кирәкле чаралар күргән һәркем бара алгандыр. Татарстанда яшәүчеләр, теләге булганда, хаҗ сәфәрен кабатлый да ала, чикләүләр юк. Дөньядагы бөтен мөселманнарга да андый мөмкинлекләр бирелмәгән. Индонезиядә, мәсәлән, хаҗга бару өчен 20 елдан артык чират көтәләр икән. Малайзия, Таҗикстан, Ливан, Төркиядә дә шундый ук хәл, озаклап чират көтәргә кирәк. Хәтта Согуд Гарәбстанының үзендә дә биш ел чират көтәргә кирәк. Ярый әле ул көнгә кадәр гомерең яки сәламәтлегең җитсә!.. Быел Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга 1 миллион 700 меңнән артык кеше килгән, шуның 160 меңе – Согуд Гарәбстанында яшәүчеләр. Бу саннарны күз алдына китерү өчен республикабыз башкаласы булган миллионер Казанны мисалга алыйк. Анда 1 млн 260 меңләп кеше яши.

Бердән, төрле илләрдән, төрле континентлардан килгән, төрле расадан һәм милләттән булган шулкадәр халыкның бер урынга җыелуын күрү, икенчедән, аларны хаҗ вакытында уңайлы тору урыннары белән тәэмин итү, тукландыру, транспорт хезмәте күрсәтү, җәмәгать тәртибен, чисталыкны саклау, җитәрлек сандагы тәһарәтханәләрнең, бәдрәфләрнең хезмәт күрсәтүен оештыру, яктырту җайланмалары, тавыш көчәйтү системасы, һава суыткычлар, дымландыргычлар, күләгә ясау корылмалары, Зәм-зәм суын эчерү мөмкинлекләре, мәчетләрнең зурлыгы, затлылыгы икенче кат таң калдыра, сокландыра. Бу, бөтен күңелне биләп, хәтта күзләргә яшь китерә. Хаҗ кылырга килгән кешеләрнең тән төсе, милләте төрле булуга карамастан, син үзеңне алар белән бер итеп тоясың, янәшәдә атлаган яки намаз укыган мөселман кардәшеңә карата якынлык, хөрмәт тоясың. Алар да синең кебек, туган җиреннән, гаиләсеннән аерылып, меңнәрчә чакрым юл үтеп, Аллаһның ризалыгын алырга килгән, бер үк гамәлләрне һәм йолаларны башкара, барыбыз өчен бер булган Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла. Монда барлык кешеләр дә бертигез: илендә нинди вазыйфа башкара, гади хезмәткәрме ул яки зур түрәме, баймы яки ярлымы – аерма юк. Мөселман ир-атларының барысы да бертөрле кием кия: ике кисәк тукымага төренә. Шуның белән бергә, еш кына, синең каян килүеңне белеп, җылы сүзләр җиткерүләре, кулларын сузып яки күкрәкләренә куеп, бөтен йөзе белән балкып сәламләүләре араны тагын да якынайта. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән хаҗ кылучыларга бирелгән рюкзакларда һәм бейджикта рус, гарәп  һәм инглиз телләрендә “Татарстан” дип язылган. Шуны күреп: “О, Татарстан! Казан!” – дип елмаялар, күрешергә кулларын сузалар. Кайберләре Рәисебез исемен атап та гаҗәпләндерә. Африка илләреннән килгәннәр, безнең Россиядән икәнлегебезне белгәч, аеруча шатланалар, җылы мөнәсәбәтләрен белдерергә ашыгалар. “О, Рашен, Путин! Путин – во!” – дип, баш бармакларын күрсәтәләр, бергәләп фотога төшәргә чакыралар. Тәэсирләр тулы күңелгә аларның бу гамәлләре сары май булып ята. Сәяси яктан моның әһәмияте тагын да зуррак. Россиягә каршы дошманлык алып баручы илләрдән аермалы буларак, болар илебезгә хөрмәт белән карый, рәхмәтле булуларын бөтен йөзләре белән балкып, үз телләрендә дә, кул ишәрәләре белән дә аңлатырга тырышалар, ил җитәкчеләренә карата җылы мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

Дәвамы бар.

Рушат Солтанов, хаҗи.

Фото – Р.Солтановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев