Бу көнне Мөслимдә
1973 ел. 15 сентябрь
Басуларда җанлылык
“Алга” колхозында бәрәңге 85 гектарда үстерелде. Көн саен кимендә 60-70 кеше басуга чыга. Торыш бригадасы аеруча яхшы эшли. Биредә эш бүген тәмамланачак. Бәрәңге алуда мәктәп укучылары, терлекчеләр дә читтә калмый. Тугыз савымчыбыз бер гектар бәрәңге алырга булды.
Ш.Мәгалимов, агроном.