Икмәк юлы туган яктан башлана
“Туган як” агрофирмасында бөртеклеләрне икмәк пешерү өчен үстерәләр.
“Туган як” агрофирмасы уңганнары белән Мәлләтамакның язгы бодай басуында очраштык. Күкрәп уңган иген кырында тугыз комбайн эшли. Якын-тирәдәге басуларда тракторлар гөрелтесе дә ишетелә. Зур егәрлекле комбайннарга, алар артыннан ияргән йөк машиналарына, көчле техниканы иярләгән механизаторларга, алтын төсенә кергән игеннәргә карап соклану, горурлану хисләре кичерәсең. Уракның иң кызган мәле, һәр минут исәптә.