Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Урман авырулардан саклый

Стәрле – Башкортостан шәһәренә һәм бер район үзәгенә исем биргән елга.

Бөек Ватан сугышы елларында югары хәрби нәтиҗә күрсәткән Кызыл Армия берләшмәләренә гвардияче дигән шәрәфле исем бирелгән.
Чомга кошлары суда йөзеп йөри торган ояларда бала чыгаралар.
Рәмзия Мөхәммәдованың мишәрләргә багышланган диссертация яклавына зал тутырып Мәскәү татарлары килә.
Күренекле татар боксчысы Руслан Чагаев Үзбәкстан ватандашлыгын йөртә.
Алдан шәһәре 1924 елда Незаметный алтын приискы буларак нигезләнгән.
Соры көртлекләр, киек кошлар булып саналсалар да, аларны өйдә дә үрчетеп була.
Хафиз Ширази әсәрләрен фарсы әдәбиятының иң биек ноктасы дип саныйлар.
Кызыл тилгән ау вакытында канат какмый да оча ала.
Алтын Урда башкаласы Сарай-Бәркә шәһәре Бәркәхан әмере белән түгел, Бату хан әмере белән төзелгән.
Конго башкаласы халкының күбесе французча сөйләшә.
Чын тилгәннәрнең Татарстанда бер генә төре очрый.
РS тамгалы пластик савытсабага кайнар чәй яки кайнар ризык салырга ярамый.
Фирдәүсинең Шаһнамә китабы – бер автор язган иң озын поэма.
Хәзәр каганлыгында кулланылышта булган телне болгар кешеләре тәрҗемәчесез аңлаган.
Күнче – Казанның иң кыска җәяүле урамы урта гасырларда барлыкка килгән.
Борынгы Кытайның Цинь чоры императоры Цинь Шихуанди үзенең югары хакимлеген көчәйтү өчен иске канун-
нар язылган барлык китапларны яндырырга боерык биргән.
Русиядә тротил эшләп чыгаручы беренче хәрби завод хәзерге Чапаевск шәһәрендә 1911 елда корыла.
Пыяланың туфракта күмелеп таралу вакыты билгесез, ләкин 5 мең елдан да ким түгел.
Русиядә тотылган кәгазьнең нибары 12 проценты кабат эшкәртелә.
Бофорт шкаласы буенча 12 баллы давыл вакытында җил тизлеге сәгатенә 117 километрдан артып китә һәм давыл гарасатка әйләнә.

1939 елга кадәр Чуашстандагы Шыгырдан авылы 98 процент халкын татарлар тәшкил иткән Шыгырдан милли районы үзәге булып торган.
Корсак тифы, туберкулез, дизентерия, дифтерит кебек куркыныч авырулар тудыручы микроблар урманда үскән агачлар бүлеп чыгарган фитонцидлар тәэсирендә бик тиз һәлак булалар

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев