Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Тырнак - тәннең көзгесе

Табиблар фикеренчә, тырнак - кеше тәненең көзгесе.

Табиблар фикеренчә, тырнак - кеше тәненең көзгесе. Ул тәүлек саен 0,1 миллимет­рга үсә икән. Тулаем яңарсын өчен аңа 9 ай вакыт кирәк, тырнакларның үзгәрүенә карап, сәламәтлекнең торышын билгеләргә мөмкин. Аның өслегендәге батынкы урын­нар, таплар һәм буразналар агулану, йогышлы чиргә юлыгу, нинди дә булса матдәләр җитмәү яки аерым әгъзаларда авыру башлану турында сөйли.

Бик каты борчылганда, курыкканда, авыр эш башкарганнан соң тырнакта буразна­лар барлыкка килергә мөмкин. Тырнактагы эре бер буразна организмда ниндидер ялкынсыну яки җәрәхәт булуга ишарәли.

Уалучан тырнаклар организмга А һәм В витаминнары яки минераль матдәләр (кальций, тимер, цинк) җитмәүне күрсәтә. Тырнаклар кителү һәм уалу хатын-кызларны бик борчый. Андый очракларда хатын-кызлар төрле дарулар эчә. Сәламәтлек һәм тырнакларның ныклыгы ике нәрсәгә: дөрес кан әйләнешенә һәм нинди сабын белән юынуга бәйле. Химик матдәләр тирене майсызландыра. Шуңа күрә йорт эшләрен башкарганда кулга резина перчаткалар кияргә кирәк. Тырнаклардагы кара таплар бавыр авыртуын искәртә. Бавыр авыртканда тырнакларда батынкы яисә күперенке урыннарда барлыкка килә. Алар шулай ук организмда артрит башлануын да хәбәр итәләр.

Кашыксыман тырнаклы кешеләрнең организмында тимер җитешми, ягъни матдәләр алмашыну бозылган була. Барабан таягы очына охшаган тырнаклар - туберкулез, йөрәк эшчәнлеге, матдәләр алмашыну процессының бозылу билгесе.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев