Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Студентлар турында

Студент картая. Бу факт. Һәрхәлдә, Европада кешеләр соңрак белем ала. Мәсәлән, Швециядә студентларның уртача яше 25,5 елны тәшкил итә. Ә Россиядә картлыкны кичектерү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәр укырга әзер уникумнар бар.

Япония студентлары үзләре белән имтиханга шоколад ала. Җавап биргәндә аны укытучы алдына салалар икән. Аларда нәкъ менә шоколад имтиханда уңыш китерә дип санала.

Нант шәһәренең бер университетында йокы өчен махсус бүлмә бар. “Йокы бүлмәсен” студентлар параларда йокламасын өчен ачканнар. Хәзер анда һәркем, кереп, ял итә ала.

Абитуриентлар дип без университетка керергә әзерләнүчеләрне әйтергә күнеккән. Чынлыкта бу сүз “китү” дип тәрҗемә ителә. Шулай ук абитуриент дип вузның чыгарылыш укучыларын да әйтәләр.

200 ел элек Россиядә рестораннарда һәм кабакларда студентларның аркаларына аларның адресын язганнар. Бу мизгел хәтта Антон Чехов әсәрендә дә сурәтләнгән.

Күп кенә чит ил вузларында “борынгы кычкыру” дип аталган сәер традиция популярлык казана. Студент, урамга чыгып, 5-10 минут кыргый тавышлар чыгарырга мөмкин. Мондый күнегүләр сессия вакытында киеренкелекне төшерергә ярдәм итә дип санала.

“Студент” сүзен беренче тапкыр Рим шагыйре Овидий кулланган. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә студент – тырышып эшли һәм укый торган кеше.

Дөньяда иң озын шпаргалка 600 метрны тәшкил итә. Аны әзерләү өчен 16 сәгать вакыт киткән.

Имтихан белән бәйле иң популяр хорафат: имтихан алдыннан юынырга ярамый, сине сүгәргә, ботинкага тәңкә салырга кирәк.

Студент картая. Бу факт. Һәрхәлдә, Европада кешеләр соңрак белем ала. Мәсәлән, Швециядә студентларның уртача яше 25,5 елны тәшкил итә. Ә Россиядә картлыкны кичектерү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәр укырга әзер уникумнар бар.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев