Кар бөртекләре музее эшли
Бу кызыклы

Кар бөртекләре музее эшли

Халык иң күп йөри торган музей – Франциянең Лувры. Анда ел саен 9 миллион кеше килеп китә. Ул мәйданы ягыннан да иң зур музей булып тора – 58470 квадрат метр мәйдан били.

Россиянең иң зур музее – Эрмитаж. 1764 елда нигез салынган бу музейда 3 миллионнан артык экспонат саклана. Аның барлык залларын, тукталып тормыйча, әйләнеп чыгу өчен 12,5 сәгать вакыт кирәк.
Иң борынгы музей – Римда урнашкан Капитолия музее. Аңа 1471 елда  нигез салынган.
Хорватиянең Загреб шәһәрендә “ватылган йөрәкләр” музее бар.
Литваның Биетай авылы иң кечкенә музей белән данлыклы – ул иске имән агачы куышында урнашкан. 
Япониядә кар бөртекләре музее бар. Билгеле ки, андагы экспонатлар бер-берсен кабатламый, чөнки бертөрле кар бөртекләре булмый. 

 

Флүн Вилданов фотосы
 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев