Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ябалак күзләрен йөртә алмый

Пеликанның томшык астындагы капчыгына 11 л (1 чиләктән артык) су керә. Ашказаны исә суны ике тапкырга азрак сыйдырышлы.

*    Ябалак күзләрен йөртә алмый, аның каравы ул башын 270 градуска бора белә.
*    Пеликанның томшык астындагы капчыгына 11 л (1 чиләктән артык) су керә. Ашказаны исә суны ике тапкырга азрак сыйдырышлы.

*    Чыпчык дөньяны алсу төстә күрә.
*    Бегемот бер көндә 40-200 кг га кадәр үлән ашый.
*    Гиппопотам — дуңгызның якын туганы. Аның тире калынлыгы 4 см га җитә. Шуңа аңа күп вакыт пуля да үтеп керә алмый.
*    Каспий диңгезенә 130 елга коя, Идел алар арасында иң зурысы.
*    Муенын сузарлык урын булмаса, әтәч кычкыра алмый.

*    Кеше сусыз 3-5 көн, дөя 15 көн яши ала. Көнгерәсыман күсе гомере буе (5 елга кадәр) сусыз тора ала. Ул үзенә кирәкле суны азыктан алырга сәләтле.
*    Африка филләре аяклары белән ишетә белә. Аларның аяк табанында ишетү рецепторлары формалашкан.
*    Җир өсте хайваннары арасында иң зур йөрәк һәм иң югары кан басымы жирафныкы.
*    Поши мөгезенә чебен утыруны да сизә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев