Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Аквариум балыклары

Аквариум балыклары арасында артык тәрбия таләп итми торганнары да бар.

Әйтик, данио балыклары. Алар уртача зур­лыкта һәм көтү булып яшиләр. Коры ризык­ны да, тересен дә теләп ашыйлар. Бу балыклар сикерергә ярата, шуңа да аларга өсте ябылма­ган яки ачык өлеше зур булган аквариум әйбәт. Суны аквариум өслегенә кадәр якынча 10 см гына калырлык итеп тутырырга кирәк. Берью­лы 8-10 балык алырга тырышыгыз. Алар күбрәк булган саен, күзәтүе дә кызык.
Гуппи – иң билгеле аквариум балыгы. Балыкларның койрыклары һәм канатлары бик матур төстә. Алар шулай ук тиз үрчи дә.
Неон балыклары, данио кебек, көтү булып яши. Алар суга, дөресрәге, аның химик составы­на битараф. Иртән яки кичен ашатырга оныткан булсагыз да, куркыныч түгел, балыклар моны тыныч үткәрә. Атнасына бер тапкыр ашатмый торырга да була, чөнки алар тиз симерә. Шуны­сы да бар, тыныч холыклы һәм кечкенә неоннар­ны барбуслар белән бер аквариумга урнаштыр­магыз, чөнки соңгылары аларны рәнҗеткәләп торачак.
Ә менә гурамилар данио һәм неоннар белән дус яши. Алар зәңгәрсу төстә һәм зәңгәр таплы яки сары төстә һәм әфлисун төсендәге таплы була. Шуңа да аларны мәрмәр яки таплы балык дип атыйлар. Гурамилар яктылык ярата.
Кылычлы балык (меченосец) бөтен нәрсәне ашаучан. Тынычлар, уртача зурлыкта. Зур бул­маган аквариумда да яши ала. Теләсә кайсы ба­лык белән дуслыгы бар.
Скалярия – нәзакәтле һәм бик хәрәкәтчән ба­лык. 15 сантиметрга кадәр үсәләр. Алар өчен зур аквариум кирәк. Бөтен нәрсәне ашыйлар, тик өч көнгә бер булса да тере азык – суалчан бирергә кирәк. Скалярия температурасы 24-26 градус булган җылы суда үзен яхшы хис итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аквариум рыбки