Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елда булган вакыйгалар кабатлана
12 июнь Югары темпта
“Үзәк” совхозында терлек азыгы хәзерләү югары темпта бара. Өмәләрдә, совхоз эшчеләре белән беррәттән, район торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәсе работниклары, укучылар, партия һәм совет активы катнаша. Җыелган кычыткан һәм башка кыргый үләннәрдән АВМ-0,65 агрегатында үлән оны ясала. Уңган операторлар Гайнетдин Фәхретдинов һәм Ришат Шәймәрдәнов та бөтен осталыкларын эшкә җигәләр. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә 50 центнер үлән оны әзерләнде.
Н. Вәҗетдинова.
Нет комментариев