Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

13 июль

Хәерле сәгатьтә, игенче!

Районыбыз хуҗалыкларында уникенче бишьеллыкның дүртенче елы урагы башланды. Кичә Калинин исемендәге колхозның тәҗрибәле механизаторлары Рафис Шәмсиев һәм Фаяз Хәйбрахманов, мәсәлән, бөртек өчен борчакны теземнәргә салуга керештеләр. Бу культура хуҗалыкта 180 гектар мәйдан били. Бүген тагын өч агрегат борчак басуына керде. Кичә шулай ук “Кызыл Октябрь” колхозы комбайнчылары Мирзанур Хатыйпов, Өлфәт Шәйхетдинов, Данил Нәгыймов, Равил Сәхбиев һәм башкалар бөртек өчен борчакның беренче гектарларын теземнәргә салдылар. Озак та үтмәс, “Урак-89”ның яңа батырлары белән танышачакбыз.

Фото – Мөслим информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев