Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

1970 ел

14 май Төгәлләнде Быел яз сүлпән килсә дә, “Трудовик” совхозының Иген- че бүлекчәсендә язгы чәчүдә катнашкан һәр кешенең оешканлыгы нәтиҗәсендә язгы иртә культуралар чәчү төгәлләнде. Механизаторлар Зөлфәт Шәмсиев, Васил Га- лиев, Габделхай Габдуллин, Миңнегали Ризатдинов смена нормаларын 150-170 процентка үтәделәр. 1214 гектар мәйданда иртә культуралар чәчүне кызу темпларда башкардылар. Эшкә биш көн саен йомгак ясалды, совхоз дирекциясенең, партия оешмасының күчмә вымпелы белән берлектә акчалата бүләк тә бирелде.
Ш.Шәмсетдинов.


Авылда тантана Бөек Җиңүнең 25 еллыгына багышланган митингны Кара- малы авыл советы председате- ле Я.Нуруллин ачты. Портком секретаре З.Вәлиев авыр су- гыш еллары һәм бүгенгебез ту- рында сөйләде. Митингтан соң В.И.Ленин туган көнне дөньяга килгән Вил Фәтхетдиновка туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Авыл со- веты председателе  баланың әнисе Фидалиягә туу турын- да таныклык тапшырды. Кол- хоз идарәсе исеменнән бала кыйммәтле әйберләр белән бүләкләнә. Аннары ул бүләк ителгән яңа арбага салына.
Р.Газетдинова, Ә.Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев