Бу көнне
Бу рубрикада 1970нче елда районыбызда булган вакыйгалар белән танышырга мөмкин.
1970 ел
7 март
Районның барлык хатын-кызларына!
КПССның район комитеты, район Советы башкарма комитеты хөрмәтле хатын-кыз иптәшләрне 8 март бәйрәме - бөтен дөнья хатын-кыз хезмәт ияләренең сугышчан бердәмлеге көне белән кайнар котлыйлар.
Хатын-кызлар университеты
Район культура йортында хатын-кызлар университетының чираттагы занятиесе булып үтте. Анда катнашучылар Мөслим урта мәктәбе укытучылары Ф.М. Хәйруллина, Р.Ш. Хәбибуллина иптәшләрнең “Ана йөрәге” һәм “Киенү зәвыгы” дигән темаларга лекцияләрен тыңладылар.
К.Вәлиуллина
Нет комментариев