Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

18 июль, Иң матур тел

Безнең Баланны авыл китапханәсендә эшче һәм укучы яшьләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Алар өчен “Туган телгә хөрмәт – Ватанга, халыкка хөрмәт” дигән кичә моңа мисал булып тора. Кичә үтәсе залда “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дигән баш астында китап күргәзмәсе оештырылып, анда тел турында бөек язучылар фикерләре, гыйбрәтле әйтемнәр, шигырьләр һәм җырлар тупланган иде. Кичәдә тел турында олы сөйләшү булды. Кичә күңелле үтте. Ул барлык тамашачылар катнашында башкарылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Р. Борһанова, китапханә мөдире, авыл Советы депутаты.

Фото- Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев