Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

1970 ел. 14 февраль Музыка мәктәбендә Мөслимдәге балалар музыка мәктәбенең пианино һәм баян классларында 40тан артык укучы белем ала. Яшь музыкантларны еш кына район культура йорты сәхнәсендә дә күрергә мөмкин.

17 февраль
Җиңүчеләрне – Почет китабына
100 көнлек ленинчыл удар вахтада югары производство күрсәткечләре һәм җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен җиңүчеләрнең исемнәре КПСС райкомының юбилей Почет китабына кертелде.  
Белдерү
Мөслим халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында шариклы авторучкаларны паста белән заправка башланды. 
Дирекция.

19 февраль
Партия җыелышы
К.Маркс, М.Вахитов исемендәге, “Кызыл Октябрь” колхозларының күп кенә башлангыч оешмаларында карарлар аннан-моннан гына эшләнә, яисә алар күп тырышып, күп көч һәм энергия куеп, әйбәт итеп төзелсәләр дә җыелыштан соң бөтенләй онытылалар.

21 февраль
Ильич үрнәгендә
Укучыларны В.И.Ленин үрнәгендә тәрбияләү буенча пионер оешмалары, Октябрь йолдызчыклары аркылы да шактый эш алып барыла. Һәр отрядның үзенең эш планы һәм дәфтәре бар. Башкарылган эшләр шул дәфтәрдә языла. 
К.Әхмәтов,
Мөслим урта мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире.

24 февраль
Кама автозаводы төзелеше
1971нче елның 21 февралендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан өлкә партия оешмасы активы җыелышы булды. “Кама автомобиль заводы төзелешен тәэмин итү чаралары һәм өлкә партия оешмасы бурычлары турында” КПССның Татарстан өлкә  комитетының беренче секретаре Ф.А.Табеев доклад белән чыкты. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев