Ул олы абыебыз иде
Вәрәшбаш авылында гомер итүче Нәхия Шәйхетдинова өчен Җиңү көне аерым әһәмияткә ия. Истәлекләрен ул безнең белән дә уртаклашты
– Моннан 108 ел элек әби белән бабайның өч кыздан соң көтеп алынган уллары аваз сала. Ул заманда малай туу зур сөенеч була. Нәсел дәвамчысы бит! Бөтен эшкә дә өйрәтәм, һәрнәрсәдә үткен булсын, дип куанган бабайның шатлыгына чик-чама булмый, – ди Нәхия апа.
1918нче елның 16 маенда дөньяга аваз салган малайга әтисе Таҗетдин дип исем куша. Динле, укымышлы булсын дип бирелә бу исем. Хактан да, бик әйбәт укый Таҗетдин, бик тырыш бала була. Сабый чагыннан ук атлар ярата. Әтисенең эш аты һәм чабышкысы була. Таҗетдин шул атларга утырып, җилдәй җитез юыртырга ярата! 1939 елны егет Совет Армиясе сафларына алына. Вәрәшбаштан алар Тимерхан Борһанов дигән егет белән икәү китәләр. Тик хезмәтләрен тәмамлагач, авылга кайту насыйп булмый: Бөек Ватан сугышы башлана.
– Сугыш чорында карт-корының, бала-чаганың шактый зур сынаулар үтүен әйтеп тору артык булыр. 1941нче елның 26 октябреннән 1945нче елның 8 апреленә кадәр Таҗетдин абыем 210нчы мотоукчылар полкы батареясында – старшина, аннан апрельдән майга кадәр 968нче полкта батарея старшинасы булып хезмәт итә. Уң аягы, ике кулы яраланып, Җиңү белән туган ягына әйләнеп кайта. “За Победу над Германией” медален кадерләп саклады ул. Сугыш аны кулсыз калдырды. Аягын, операция ясап, зур тырышлык белән алып калсалар да, сул кулы гел артка таба карап тора иде, аны кистерергә риза булмады. Без, бала-чага, аның кулы үсмәгәндер дип уйлый идек. Абыйның сугыш турындагы истәлекләрен еламыйча гына тыңлап булмый иде. Ул бик күп тапкырлар яраланып, кабат сугышка керә. 1945 елның сентябрендә аны “Уволен по ранению” дип кайтарып җибәрәләр. Терелеп, 1946 елда гына авылга кайта абыем. Әби-бабай моңа бик сөенә, – дип сөйләде Нәхия апа.
Әнисенең: “Кулсыз булса да кайтсын иде! Үзем ашатыр идем! Кашыктан булса да ашатырга, эчертергә авырыксынмас идем. Аяксыз булса да, йөртер идем”, – дигән теләкләре кабул була. Улы ярты исән, ярты гарип булып туган нигезгә кайта.
– Таҗетдин абый көчле рухлы булган. Терелеп аякка басуга аңа эш кушалар. “Бер кулы бар, аягында йөри”, – дип, колхозга тракторлар бригадиры итеп билгелиләр. Булачак тормыш иптәше итеп колхозга тракторчы булып килгән кызны сайлый. Дүрт бала үстерәләр. Таҗетдин абый Тамьян авылындагы “Тугай” колхозында рәис булып эшли. Соңыннан Крәш. Шуранда финагент була. Озак еллар Мөслимнең хәзерләүләр конторасында хезмәт куя.
– Кайда гына эшләсә дә, һөнәрен яратып, зур төгәллек белән башкарды. Халык күңеленә төгәллеге белән кереп калды. Таҗетдин абыем миңа бик якын! Ул – әниемнең бертуган энесе. Абыемның улы Хәниф тә армиядән соң 25 ел хезмәт итә. Махсус хәрби операциядә яраланган танкист Руслан Харрасов – абыемның оныкчыгы. Батырлар нәселеннән булуым белән ихластан горурланам! Сугышларны күрергә язмасын! Илебез тыныч булсын! – ди Нәхия апа.
Фото – Нәхия Шәйхетдинованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев