Онытылмаслык сәяхәт
Районыбызның төрле авылларыннан килгән 50дән артык пенсионер комфортабельле автобуста ерак юлга чыктык
“Дөньяга карап сокланудан, гаҗәпләнүдән туктыйсың икән, яшәүнең мәгънәсе көн үтсенгә генә кайтып кала”, – дигән иде Рашат Низами бер язмасында. Шулайдыр. Әмма Мөслим районы ветераннарына һич туры килми бу фикер. Без хәзер дә кирәк чакта күмәкләп эшли дә, ял да итә беләбез. Әлмәт районының Габдрахман авылына, Сабага, Ютазы районының Бәйрәкә авылына, Чатыртауга, беренче президентыбыз М. Шәймиевның музей-йортына сәяхәт... Исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде. Ә 3 май көнне Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасына барып, Т. Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” музыкаль комедиясен карап, рәхәтләнеп көлеп, позитив энергия алып кайтуыбыз – шуның тагын бер ачык дәлиле.


Районыбызның төрле авылларыннан килгән 50дән артык пенсионер комфортабельле автобуста ерак юлга чыктык. Шөкер, юлдашларыбыз: “Йоклаган һәм ашаган өчен макталган алтын чакларым кая китте икән минем?” – дип уфтанып утыручылардан түгел иде. Шуңа, балачак хатирәләрен искә төшереп, күңел белән генә булса да, октябрь йолдызчыклары, ал галстуклы пионер, җиңелмәс һәм баш имәс данлы комсомол булып, туган авылны, мәктәпне, яшьлекне сагыну, саф мәхәббәтне данлаучы җырларны җырлый-җырлый, тормыш гыйлеменнән хәбәрләр тыңлап, башваткычлар чишеп бара торгач, гүзәл башкалабызга җиткәнебезне сизми дә калдык.
Менә Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы. Бина проектын төзү конкурсына 14 илдән 500ләп вариант тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр буларак, Россия-япон проекты буенча заманча дизайн белән төзелгән бина һәркемдә зур соклану тудыра.
Сәхнәдә – “Гөргери кияүләре”. Ул актерлардагы осталык, ихласлылык, пластика! Һәрберсе – үз роленең чын остасы, искиткеч талант ияләре! Алар арасында алыштыргысыз “кияү”ләрнең берсе – якташыбыз Ирек Кашаповның да булуы нур өстенә нур булды. Әлеге комедия аша керәшен татарларының этнографик гореф-гадәтләрен һәр артист гаҗәеп зур осталык белән күрсәтә алды.
Аннан соң Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин безне театр бинасының төзелү тарихы белән таныштырды, сәхнәләрне, залларны күрсәтте, һәр бүлмәнең функциясен аңлатты, кызыклы фактлар китерде. Артурның әдәби герой буларак чыгышын күрмәсәк тә, Казан егетенең камил татар телле, бай мәгълүматлы булуы, эмоциональ сөйләме, эшен чиксез яратуы безне таң калдырды. Ул кыска гына мизгелдә атказанган артист исеменә лаек булуын раслады.
Кайту юлында да рәхәт хисләр дулкыны күңелне айкады.
Менә без – һәр яфрагы сандугач сайравына тиң Мөслимебездә. Һәркемнең йөзе шат, күңеле канәгать. Безгә кызыклы сәяхәт оештырган район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовка, өлкәннәрне кайгыртучы, сәяхәтләргә транспорт бирү мөмкинлеген табучы район администрациясенә рәхмәтебез чиксез!
Әйе, сәяхәт ул – икенче гыйлем. Без, лаеклы ялда булучылар – беренче чиратта, оныкларга белем-тәрбия бирүчеләр. Димәк, заманнан артта калырга тиеш түгелбез. Бәлки гомер офыгы да бик еракта түгелдер. Шуңа күрә мин бу сәяхәтләрне гыйлем йөген тулыландыру юлы итеп карыйм. Яшь буынга дөнья гыйлеме, дөрес тәрбия бирү, изге хисләр уятуга вакытны күбрәк бүлеп яшәү кирәктер. Киләчәктә дә милли рухыбызны саклау, баету максаты белән дәвам итик әле без сәфәр-сәяхәтләрне! Чиратта – Туймазы районындагы Төмәнәктәге “Бабай утары”!
Рәмилә Дәүләтова.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев