Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелле яшибез!

Татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл булган. Милли бәйрәмнәр, күптөрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Бүген милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр яңадан торгызылып, яңартылып, заманча төсмерләр белән үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши.

Авылыбыз кечкенә булса да, Гөж Тамьян дигән кушаматы мәгънәсен әле дә җуймаган. Нинди генә чара үтмәсен, өмә дисеңме, бәйрәмнәрме – тиз генә җыелышабыз да гөж киләбез!
5 мартта яз бәйрәмен каршыларга авылыбызның әби-апалары клубка җыелды. Клуб мөдире Чулпан Латыйпова Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында кул эшләре күргәзмәсе оештырган. Безгә чигү үрнәкләре турында мастер-класс үткәрде, тәҗрибә уртаклаштык. Бик күңелле бәйрәм кичәсе булды ул! Соңыннан күчтәнәчләр белән чәй эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. Файдалы һәм күңелле бәйрәм оештырган өчен Чулпанга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, Чулпанның эзләнүчән, эшкә иҗади якын килеп, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган җитәкче икәнен күрдек. Ул чиккән картиналар һәркем сокланырлык! Пешерә белмәгән ризыгы юк! Чулпан милли ашларга өстенлек бирә, бигрәк тә бәлеш, өчпочмаклары бик тәмле була. Чулпан пешергән баллы тортлар телеңне йотарлык!
Рәйсә Минһаҗетдинова. 
Тамьян авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев