Киелмәгән туй күлмәге
Үзем шаһит булган бер мәхәббәт тарихын бәян итәргә булдым
Мәдинә озак вакытлар кулы җитмәгән шкафын җыештырырга кереште. Ничә тапкыр талпынып та вакыт таба алмый йөри иде, кинәт кенә шушы эшкә тотынасы итте. Кирәге дә, кирәк булмаган кием-салымы да байтак җыелган. Һәрберсен барлый торгач, иң төптән яхшылап төрелгән төргәк чыкты. Әлеге төргәктә нәрсә икәнен Мәдинә бик яхшы белә – туй күлмәге!
Мәдинә авылга шәфкать туташы булып эшкә килде. Чем-кара толымнарын иңнәренә үреп салган кечкенә генә буйлы кызны авыл халкы шикләнеп, икеләнеп каршы алды. Балалыгы да чыгып бетмәгән бу кыздан нинди шәфкать туташы чыксын, янәсе. Әмма Мәдинә тырышлыгы, гадилеге, сабырлыгы белән яраттырды. Авыл советы рәисе аны авылның ак әбисе Дөрикамал апага йортка урнаштырды.
– Җырдагыча, “Мәдинә-гөлкәем” дип дәшәрмен инде сиңа, кызым. Килүең яхшы булды әле, ялгызлыктан бик туйган идем. Бергә чөкердәшеп, көннәрнең үткәнен дә сизми калырбыз әле, Аллаһ насыйп итсә. Шушыннан гына авылыбызның иң уңган егетенә кияүгә озатырбыз үзеңне, насыйп булса, – дип елмаеп каршы алган Дөрикамал әби кызның аркасыннан сөйде.
Мәдинәгә Дөрикамал әби дә, аның йорты да бик ошады. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган, бар җирдә тәртип булганны Мәдинә үзе дә бик ярата. Шуңа Дөрикамал әби йортына аяк басу белән ул үзен гомер буе шушы өйдә яшәгән сыман хис итте. Бик тиз уртак тел табып, әниле-кызлы кебек чөкердәшеп тәмләп чәй эчеп алгач, Мәдинә медпунктка барырга җыенды.
– Мәдинә-гөлкәем, балакаем! Безнең авыл халкы бик гади, шул ук вакытта усаллыклары да бар. Бар халыкка да бик ачылып, ышанып бетмә! Алар йомшак җәеп катыга утыртырга да күп сорамаслар. Бигрәк яшь бит әле син, беркатлы. Төкле аягың белән, исән-сау хезмәт итәргә насыйп булсын! – дип озатып калды Дөрикамал әби кызны.
Мәдинә, авылның матурлыгына сокланып, пунктка килеп җиткәнен сизми дә калды. Күптән түгел генә төзекләндерелгән медпункт та ошады аңа: җыйнак, суы кергән, яңа булмаса да азмы-күпме җиһазланган бина аны гына көтеп торган шикелле тоелды. Чиста булса да, эш урынын тагын бер кат җыештырып, бүлмәләрне җилләтеп, медицина әсбапларын үзенә ошаганча урнаштырды Мәдинә.
Икенче көнне бик яхшы кәеф белән уянды яшь шәфкать туташы. Дөрикамал әбисе белән тәмләп чәй эчкәч, эшенә юл тотты. Медпункт янында аны бер күзен каплаган олпат гәүдәле егет каршы алды. Ул үзен Рәмис дип таныштырды.
– Бигрәк озак йоклыйсыз, врач апа, авылда болай озак йоклау килешми. Күземә тимер кисәге керде, ача да алмыйм! Карап кына җибәрсәгез иде, – дип йомышын җиткерде ул.
Мәдинә үзен, чыннан да соңга калган сыман хис итеп, читенсенүеннән кып-кызыл булды. Әмма, әле 7.00 генә тулып киткәнен күргәч, егеткә тыйнак кына:
– Берникадәр соңарган булсам, гафу үтенәм, әмма сәгать 7.00 генә әле. Хәзер сезгә ничек ярдәм итеп булганын карарбыз, борчылмагыз, – диде ул ягымлы тавыш белән.
Бүлмәгә узгач, тиз генә халатын, перчаткалар киеп, егетне кушеткага яткырып күзен карый башлады. Егетнең күз кабагы астында кечкенә генә тимер кисәге бар иде.
– Тимер белән эшләгәндә сак булырга кирәк, Рәмис абый. Мин хәзер тимер кыйпылчыгын алам, тыныч кына ятыгыз, ярыймы? – дип, Рәмисне кисәтеп куйды.
Күзгә кергән чүпләрне кечкенәдән үк әбисе тел белән алырга өйрәткән иде. Медицинада кулланыла торган алым булмаса да, бу алым аңа күп тапкырлар ярдәм итте. Шуңа ул бу юлы да әлеге алымны кулланырга булды. Егет шәфкать туташының “булды” дигәненә ышанмыйча:
– Шул арадамы? Мин сезне нишли микән дип торам? – дип елмайды. – Рәхмәт сезгә, чибәр апа, – дип, киткәндә шаяртырга да онытмады.
Мәдинә, ярдәм итә алуына сөенеп, калган эшләре белән мәшгуль булды. Төш җитәрәк медпункт каршына җиңел машина килеп туктады. Аннан Рәмис төшкәнен күргәч, Мәдинә: “Әллә бер-бер хәл булганмы? Мине гаепләргә килә микән?” – дип куркып калды.
– Мәдинә туташ, төшке ашка алырга килдем сезне. Дөрикамал әби: “Ашым суына, кызымны алып кайтчы”, – дип җибәрде, – дип әйләнә-тирәне балкытып елмайды Рәмис.
Мәдинә аның сөрмәле зәңгәр күзләренә игътибар итте. Шул мизгелдә башыннан Аллаһым, ялгыштан да, гөнаһтан да үзең сакла, дигән уй сызып үтте.
– Рәхмәт! Мин җәяү йөрергә яратам. Авылыгызның бөтен матурлыгын күреп өлгермәдем әле, шуңа җәяү кайту файдалы булачак, – диде кыз.
Шул көннән башлап Рәмис Мәдинә яныннан китмәде. Мәдинә үзе дә аның белән очрашулардан канатланып, хыялланып кайта иде.
– Мәдинә-гөлкәем, Рәмисне начар егет түгел, тырыш, кулыннан эш килә. Шулай да ялгышлары да юк түгел. Гомерең алда әле, уйла, балам, – дип Дөрикамал әби дә егет хакында фикерен җиткерде.
Әйе, Рәмис яхшы гаиләдән иде. Әти-әнисе – гади колхозчылар, ике улга һәм ике кызга гомер бүләк иттеләр. Рәмис – төпчекләре. Мәдинә авылга килгәнче ул, өйләнәм дип, шәһәр кызы алып кайткан иде. Ярты еллап яшәгәч, кыз китеп барды. Рәмис тә шәһәргә китеп карады, әмма кире авылга кайтты. Бу вакыйга онытылган иде, Рәмис Мәдинә белән очраша башлагач, янәдән баш калкытты.
Гашыйкларның күзләре сукыр була, диләр, хак икән. Мәдинә халык арасында йөргән сүзләргә гайбәт дип карады. Рәмисне ихластан яратуын яшермәде.
Алар 1 елдан артык очрашып йөрделәр. Мәдинәнең әти-әнисе янына да кайтып килделәр. Рәмиснең әти-әнисе дә улларының Мәдинәне сайлавына шат иде: шәфкатьле, ярдәмчел, тәрбияле Мәдинәне бөтен авыл халкы ярата! Авыл сабантуе көнне Рәмис Мәдинәгә тәкъдим ясады.
– Мин кияүгә чыгам! Рәмис миңа кичә тәкъдим ясады. Авылда булганда, Дөрикамал әби янына килеп йөрермен, әмма без биредә озак тормабыз шул. Рәмис: “Түбән Камага китәбез”, – ди. Эш белешкән инде, – диде кыз.
– Мәдинә-гөлкәем, сине бик сагынырмын инде мин. Бик бәхетле булсаң иде! Алдагы юлыңда иңнәреңдә бары бәхет фәрештәләре генә утырса иде, – диде Дөрикамал әби, кызның сөенечен уртаклашып.
Мәдинә Рәмиснең тәкъдименнән соң күп вакытын аларда үткәрә башлады. Дөрикамал әбигә ул хуҗалыгында ярдәм итәргә кирәк булганда килә иде. Аның сөйләгәннәреннән без Рәмиснең Түбән Камага китүен, анда эшкә урнашуын белдек. Ялларында сөйгәне янына авылга кайтуын хуплап кабул иттек. Мәдинә, Рәмис янына баргач, туй күлмәге алып кайтты. Аны безгә дә киеп күрсәтте. Мәхәббәтеннән кояш кебек балкый иде ул. “Туйга кадәр кияү буласы кеше туй күлмәген күрергә тиеш түгел, диләр. Күлмәкне Рәмискә күрсәтмәскә идең”, – дидем. Әмма Мәдинә әлеге сүзләргә игътибар бирмәде. Шулай да туйга кадәр күлмәкне Дөрикамал әбидә калдырырга булды. Бу көнне Мәдинә безгә серен дә чиште: ул бәбигә узган! Бу хәбәргә бала сөю шатлыгыннан мәхрүм булган Дөрикамал әби аеруча шатланды:
– Баласыз хатын – җимешсез агач ул, Мәдинә-гөлкәем. Бәбиегезне исән-сау табып, парлап үстерергә насыйп булсын!
Ике атна уздымы икән, бер көнне кич Дөрикамал әбинең хәлен белергә кердем. Артымнан ук Мәдинә дә килеп керде. Аның борчылуы йөзенә чыккан иде. Безне күргәч, ул елый башлады.
– Нигә Рәмиснең ялганчы булуын әйтмәдегез? Миңа да, балама да мондый явыз, ышанычсыз, ялганчы кеше кирәк түгел! Мин аны күрә алмыйм! – дип такмаклады ул.
Мәдинәнең яшь аралаш сөйләвеннән аңлашылганча, ул Рәмискә сюрприз ясыйм дип, иртән үк аның янына шәһәргә барган. Киләсен алдан әйтмәгән. Рәмис өйдә булса да, ишекне тиз генә ачмый. Ишекне ачканнан соң Мәдинә аптырап кала: Рәмиснең йөзе шешенгән, чәчләре тузган.
– Бүлмәгә керсәм, ятакта әле киенергә дә өлгермәгән хатын-кыз ята! Рәмистән хәлне аңлатуын сорадым. Ул: “Кичә эчкән идем, кем икәнен дә белмим”, – дип акланмакчы иде, кызыкай өлгерерәк булып чыкты. “Синең хатыныңмыни бу? Син бит үзеңне өйләнмәгән дидең! Мине авылга алып кайтырга вәгъдә бирдең”, – дип тезеп китте. Калганын тыңлап тормадым, чыгып йөгердем, – диде Мәдинә һәм Дөрикамал әбинең кочагына ауды.
Бу вакыйгадан соң Мәдинә хастаханәдә ятып чыкты. Авылдашлар аны ялгыз калдырмадылар. Бу хакта беркемгә дә сөйләмәсәк тә, Мәдинәнең нинди хәлдә калуын барысы да белде. Район үзәгенә баргач, һәркайсы Мәдинәнең хәлен белергә керде, күчтәнәчләрен калдырды. Рәмис тә, кайтып, аннан гафу үтенгән. Әмма Мәдинә күңелен яралаган беренче һәм соңгы мәхәббәтен гафу итә алмады.
– Тормышымны ялган, икейөзлелек белән башлыйсым килми. Минем бит балам булачак. Тормыш юлы озын, югалган ышаныч белән ничек яшәмәк кирәк?! Рәмисне бик яраттым! Шуңа югалтканмындыр да, бәлки. Бәхетле булсын! – диде ул.
Рәмис шәһәрдәге эшен ташлап читкә, Себер якларына ук чыгып китте. Мәдинәне әти-әнисе алырга килсә дә, ул авылдан китмәде. “Мин монда үз кеше, ятим итмәсләр, ярдәмнәреннән ташламаслар. Дөрикамал әбине дә ташламыйм”, – диде. Тугыз айдан соң дөньяга әтисе кебек зәңгәр күзле, әнисе кебек кара-чутыр кыз дөньяга аваз салды. Авылыбыз белән сөендек! Бәби белән яшь әнине каршы алган көннәрдә Дөрикамал әбиебез йөгереп кенә йөрде!
Мәдинә кызына Сәйдә дип исем кушты. Сәйдә мәктәпкә керәсе елны әти-әнисе, туганнары ярдәме белән уртача гына йорт та салып чыкты. Дөрикамал әби генә бу йортта озак яши алмады, картайган иде шул инде. Күзләрен йомганда, кызы кебек күргән Мәдинәгә һәм Сәйдәгә рәхмәтләрен әйтеп, хәер-фатихасын биреп китте. Бүген Мәдинә кызы Сәйдәнең бәхетенә шатланып, кияве, оныгы булуга куанып гомер итә.
... Шкафның төбеннән чыккан төргәк Мәдинәнең күңелендә сакланган хатирәләрен уятты. Киелми калган туй күлмәге бүген дә өр-яңа кебек, матурлыгы белән күзләрне камаштырса да, тапланган мәхәббәт, яратуның ачы газабы булып, йөрәк яраларын кузгатты...
Әминә Хафизова.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев