Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Каенатам Габдулла ядкәре

Беренче Бөтендөнья сугышында фронтның алгы сызыгында көрәшкән, Колчакның контрреволюцион армиясенә каршы сугышкан курку белмәс коммунист Габдулла Хәбибуллинның якты истәлегенә

ГАПЛАБЫЙ 
Энесе аңа шулай “Гаплабый“ дип, Габдулла дигән матур, затлы исемен ашыгып әйтә торган булган. Каенатам Хәбибулла улы Габдулла Кама Тамагы районы Балчыклы авылында ярлы гаиләдә туган. Авылда нинди эш бар, барысын да эшләгән: җир сөргән, иген чәчкән, урак урган, чабагач белән икмәк суккан. Җирләре зур булмагач, ипи дә аз. Кыш көннәрендә агач эше белән шөгыльләнгәннәр: карама агачын бөгеп, чана табаны ясый башлаган. Чана табанын да, чананы да җиңел генә, тиз генә эшләп булмый. Базарда сатарлык бер чана ясау өчен никадәр вакыт һәм көч кирәк! Чана ясап та тамак туйдырырлык, өс-баш карарлык акча төшереп булмасын аңлады ул. 
Егет булып җитә язды, кызлар янына чыгарлык киеме, кызларга кызыл билле прәннек алырлык акчасы юк! Болай яшәп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйлана, тик нәрсә эшләргә кирәген генә белми әле. Ул тормыштан риза түгел! Нәрсә эшләргә икәнен “пристен” дигән җиргә баргач төшенде: менә кайда икән кызык дөнья! “Парахут” дигәннәре туктаган, яр буе гөр килеп тора: шәһәрчә ыспай киенгән ир-атлар, хатын-кызлар чыга; кулларына бала күтәргән, төенчек, кәрҗин тоткан авыл хатыннары, иңнәренә капчык аскан авыл агайлары агыла; андагылар чыгып беткәч, көтеп торган кешеләр керә башлады. Барысына исе китеп карап торган егеткә берәү эндәште: 
– Энекәш, кертешергә булышмассың микән? 
Борылып караса, олы яшьтәге абзый нишләргә белми тора: әйберсе күп, берьюлы барысын алып керә алмый. 
– Буш итмәм, энекәш! 
Абзыйның авыр гына капчыгын күтәрешеп, үз гомерендә беренче мәртәбә Габдулла пароходка аяк басты. Билет тикшерүчегә теге абзый аңлатты: 
– Ул озатыша гына, хәзер кире чыга. 
Әйберләрне астагы катка – әрҗәләр, капчыклар арасына кертеп урнаштырышты. Билет тикшерүче матрос аны күзәтә иде. Габдулланың, биредәге башларына тасмалы матроска кигән егетләрне күреп, исе китте: кояшта янып каралганнар, барысы бертөсле киенгән. Болардан да дәрәҗәле кеше юк диярсең, үзләрен хуҗаларча эре тоталар! Идел буйлап бушка дөнья гизәләр! Габдулланың да, шушы ак пароходка утырып, Әстерханга кадәр барасы, дөнья күрәсе килде. 
– Рәхмәт, энекәш! – дип, абзый бер тиен бакыр сузды 
– Юк, кирәкмәс! – дисә дә, абзый акчаны учына көчләп диярлек салды. – Әйткән сүз – аткан ук! 
Дебаркадерга чыгып, китәсе килмичә, пароходтан күзен алмыйча торды егет. Менә пароход, яр буйларын яңгыратып, “кычкырып” җибәрде. Ике матрос юан бауларны җәһәт кенә чишеп, басманы тартып алды. Яр белән ике ара киңәйгәннән-киңәеп, пароход китәр юлына борылды. Акчарлаклар, өске палубадагы пассажирлар ташлаган булкиларны чүпләп, кычкыра-кычкыра пароходны озата бардылар. Габдулланы моңга салып, зәңгәр дулкыннарны ярып, ак пароход Әстерханга “төшеп китте”. Егетнең йөрәген дә үзе белән алып китте... Теге абзый биргән бер тиенгә егет кесә тутырып көнбагыш сатып алды. Моңа кадәр күрмәгән дөнья аны кызыктырды, уйландырды: якты, иркен, матур, киң, әллә нинди күңелле дөнья! Авылдан китәргә карар кылды: ничек тә пароходка урнашырга, матрос булып, бушка дөнья гизәргә! 
(Дәвамы бар). 
Роза Хәбибуллина. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X