Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьлек кайнап торучы урын

Круиз лайнерында эшләүче яшьләр нәрсә белән мәшгуль? Бераз шуның турында сөйлим әле.

Мин диңгезгә берничә ел элек, университетны тәмамлагач чыгып киттем. Бердән, Казан тормышыннан туеп, шәһәргә сыймый башлаган идем. Яшь чакта дөнья күреп, илләр гизеп калырга да кирәк. Мин диңгезчеләр, сәяхәтчеләр турында китаплар укып үстем. Чит илләргә омтылуым да шуның аркасындадыр.

СУДА ЙӨРҮЧЕ ШӘҺӘР

Яшь чак дигәннән, кораб ул – яшьлек кайнап торучы бер урын. Сүзем кунаклар турында түгел. Чөнки алар бер-ике атна саен алышына һәм алар арасында олысы да, кечесе дә бар. Ә менә хезмәттәшләр, экипаж әгъзалары барысы да – яшьләр. Ничә яшь булуы мөһим түгел – 30-40-50 яшь булсын – круиз лайнерында эшләүче кеше барыбер яшь санала. Кырык яшькә кадәр бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар монда – гадәти күренеш.

Заманча круиз лайнеры нинди ул? Хәзер аңлатам. “Титаник”ны хәтерлисезме? Менә шуннан кимендә ике тапкыр зуррак көймә алабыз. Аның эченә, әйтик, Мөслимнең Әмәкәй, Баланлы, Баек, Олы Чакмак, Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә яшәүче бөтен кешене тутырабыз һәм диңгез буйлап сәяхәткә җибәрәбез. Круиз лайнеры әзер!

Лайнер зуррак та, кечерәк тә булырга мөмкин. Миңа ике мең ярым кунак һәм бер мең чамасы экипаж сыйдыручы “кечкенә” корабта да, аннан ике тапкыр зуррагында да эшләргә туры килде. Беренчесен ныграк яратам.

С уда йөрүче бу шәһәрчекләрнең эчендә бөтен нәрсә бар: 2-4 кешелек бүлмәләр, күпсанлы рестораннар, барлар, театр, бассейн, СПА, спорт залы, дискәтүк мәйданнары, хәтта чүп-чар эшкәртү һәм юынтык суларны чистарту җайланмалары. 12-15 катлы һәм аннан да зуррак бу мәһабәт корылмаларны төзеп, суга төшерүче инженерларга сокланам. Шул корылмаларны эшләтергә, йөртергә, математик төгәллек белән портка китереп туктатырга, аннан кузгатып җибәрергә дә кирәк бит әле. Капитан һәм офицерлар өчен нинди җаваплы эш!

МИЛЛӘТЛӘР КОКТЕЙЛЕ

Корабка дөньяның төрле почмакларыннан килеп эшлиләр. Без Италия флоты булгач, капитан һәм офицерлар составы итальяннардан тора иде. Урта баскыч, ягъни җиңелрәк эшләрне башкаручылар арасында төрле милләт ияләре бар. Румыннар, урыслар, казахлар, кыргызлар, латиннар, болгарлар һәм башкалар. Хезмәтче рольләрен күбрәк филиппин, индонез һәм һиндлар башкара. Гомумән, кораб экипажы ул – милләтләр коктейле.

Кунакларның үз күңел ачу урыннары була, безнеке – аерым җирдә. Лайнерда экипаж өчен спорт залы каралган. Эштән бушаган арада теләгән һәркем кереп чыга ала. Китапханә дә бар. Әмма корабта китап укучылар һәм, гомумән, белемле кешеләр аз булып чыкты. Экипажның яраткан урыны – бар. Иртән шунда кереп, тәмле итальян кофесы эчеп чыгасың. Шунда ук тәм-томнар, тормыш кирәк-яраклары да сатыла. Төнлә, эш беткәч, биредә шайтан туе башлана.

Эш шунда ки, айлар буе диңгездә йөрү иртәме- соңмы кешедә стресс тудыра. Шушы стресстан котылу өчен диңгезчеләр кәеф-сафа корырга ярата. Кинолардагы пиратларның туктаусыз эчеп, күңел ачуына игътибар иткәнегез бардыр. Замана диңгезчеләре дә алардан калышмый.

Барда шулай ук хоккей, футбол кебек өстәл уеннары бар. Пинг-понг уйнарга, караоке җырларга була. Кайчак ачык палубада экипаж өчен махсус тематик дискәтүкләр оештырыла. Хәер, әлеге шайтан туенда катнашу-катнашмау бары тик үз теләгеңнән һәм иман дәрәҗәңнән тора. Миңа калса, күңел ачуның мондый ысулы кеше күңелендә бушлык кына тудыра. Корабта белемгә, яктылыкка омтылучылар булмавын тиз арада аңладым һәм бүтән андыйларны эзләмәдем дә. Монда чын дуслык, чын мәхәббәт дигән нәрсәләр юк һәм була да алмый, чөнки кешеләрдә иман дәрәҗәсе түбән. Гомумән, экипаж арасында динсезләр күп булуы шаккатыра иде. Ачык океан уртасында билгесезлек белән күзгә күз очрашкач, Аллаһка ышанмыйча, кемгә ышанырга мөмкин?! Яхшы кешеләр дә очрады алай. Мәсәлән, казах, кыргыз дусларым белән әле хәзер дә аралашабыз. Телләре, мәдәниятләре безнекенә охшагач, алар, ничектер, күңелгә якын. Ял итүчеләр арасында да Чехиягә, Франциягә кунакка чакырып, номерларын калдырып китүчеләр булды.

Мин бу эшкә сәяхәт итү өчен кергән идем бит әле. Ике ел дәвамында мөмкинлектән рәхәтләнеп кулландым һәм үзем өчен 20 яңа ил ачтым. Ачышлар исемлегендә дөньяның иң матур Мальдив, Сейшел, Маврикий пляжлары, Хорватия, Черногория, Албаниянең тарихи урыннары, Испания, Италия, Грециянең иң тәмле ризыклары, Һиндстан, Шри- Ланка, Мадагаскарның үзенчәлекле мәдәниятләре бар.

Эшем авыр булмады, портта торганда бөтенләй эшләмәдем. Шуңа күрә атап үтелгән илләрдә, корабтан чыгып, җирлекне өйрәнергә мөмкинлегем күп булды. Гомумән, университетта укыгандагы тынгысыз еллардан соң, лайнердагы эш миңа туктаусыз ял кебек тоела иде.

Кызганыч, пандемия аркасында лайнерда эшләүнең яме китте: портларда урамга чыгармый башладылар, күп төрле чикләүләр кертелде. Круиз компанияләре зур кризис кичерде һәм әле генә яңадан уянып килә. Диңгезгә бер чыгып караганнан соң аннан баш тарту авыр. Менә тагын чакыра төсле. Икенче яктан караганда, сәяхәт итәр өчен корабта гына йөрергә димәгән бит!

Ләйсән Сабирова.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев