Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гаилә музеенда кунакта

Арабызда милли йолаларны үтәүче һәм гасырларга сузылган буыннар чылбырын саклаучы гаиләләр бар.

Көзге матур бер көндә, сыйныф җитәкчебез Гөлшат Марс кызы белән, “Үткәнен белмәгән гаиләнең киләчәге юк” дигән девиз белән Мөслимдә  яшәүче Йосыповларның гаилә музеена экскурсиягә бардык.
Фирая апа белән Моряк абый сыйныфташыбыз Диләрәнең әби-бабасы да әле. 
Ык елгасыннан ерак булмаган, табигатьнең матур бер җиренә урнашкан Йосыповларның өйләре. Алар үз йортлары белән яшиләр. Безне Моряк абый, Фирая апа, Диләрәнең әнисе Гөлназ апа бик җылы каршы алды. 
Капкадан килеп керү белән сихри дөньяга чумасың. Барысы да бик гади кебек, әмма һәрнәрсә зәвык белән эшләнгән. Гаилә музее экспонатлары белән капка төбендә үк таныша башладык. Игътибарны ишегалдында үсүче агачлар, аларның утыртылу тарихы җәлеп итте. Матур чәчәкләргә сокланып, бакчага үтәбез. Күз явын алырлык һәм рәхәтләнеп ял итәрлек почмаклар.        
Моряк абыйның аңлаешлы итеп сөйләвен тыңлый-тыңлый музейга килеп кергәнне сизми дә калганбыз.  
Күпләр бүгенге заман әйберләрен сатып алып, әби-бабаларыбызның элекке эш коралларын, хуҗалыкта кирәкле башка шундый әйберләрне чүплеккә ташласа, Йосыповлар һәрнәрсәне бөртекләп җыйган, кадерләп саклый. Аларның күплеге дә сокландыра. Хәтта кайбер музейларда да аларның барысын да күреп булмый.
Экспонатлар тема буенча тупланып урнаштырылган. Моряк абый әйберләрнең кемнеке, кайдан икәнлеге турында рәхәтләнеп сөйләде. Шулай булмыйча – аларда бит иң кадерле кешеләренең кул җылысы сакланган. Диварларда – Моряк Шәйхрахман улы һәм Фирая Шәйхенур  кызының әти-әниләре, әби-бабаларының фотосурәтләре. Әйтерсең, алар хәзер дә балалары белән бергә. 
Без төрле эш кораллары белән дә таныштык. Моряк абый аларның нинди эшләрдә кулланылуы турында сөйләде. Музей хуҗасы төрле елларда җитәкче урыннарда эшләгәндә тупланган истәлек-экспонатлар бездә дә кызыксыну уятты.   
Безгә гаилә музее бик ошады, экскурсиябез кызыклы һәм файдалы үтте. Мөслимдә, сыйныфташыбызның әби-бабасы йортында шундый музей булу күңелләрдә горурлык хисе уятты. 


Зәринә Замалова, Мөслим гимназиясенең  6в сыйныфы укучысы.

Г. Солтанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев