Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дөнья күргән бәхетле

Безнең әти-әниләр заманында Болгария, Румыния, Чехославакия, Кубага бара алган Мөслим кешесен лотереяга “Волга” оту белән тиңләп булыр иде. Ә егерме беренче гасыр – сәяхәтчеләргә капка ачылган га-сыр ул. Кеше хәзер мич башына менеп төшкән кебек кенә Төркиягә бара да кайта.

 

Мин унике ел сәяхәт итәм, дөньяны үзем генә белгән яктан ачудан, табигать матурлыгыннан ләззәт алам. Шул ук Төркиядә таш арасында роза гөлләре үсеп уты­ра бит, җәмәгать! Нәрсә-нәрсә, ә сәяхәтләргә тотылган акча чыгымна­рын суга салу дип һич тә уйламыйм. Мөслимнең кадере дә чит илләрдә алган гыйбрәтләрдән соң арта гына бара. Әле июль аенда гына Казанда медицина техникасы җиһазлары ин­женеры белгечлегенә белем алучы Әмәкәй авылы кызы Азилә Насрет­динова Германиядә ун көнлек прак­тика узып кайтты. Алар – 11 студент бу бәхеткә ДААД программасы буен­ча 2018 елның сентябрендә конкурс аша узып ирешкәннәр. Университет һәр балага төшкән 52 мең сумлык чыгымны да үзе түләгән. Барысы биш шәһәр – Берлин, Цвиккау, Гадер­борн, Мюнхен, Мюнстерда булган­нар. Шушы шәһәрләрнең өчесендәге университетларда яңа заманча тех­нология аппаратларын күреп шак­катканнар. Аларның күбесе Мәскәү хастаханәләрендә дә юк.

Германия – Азиләнең үз гомерендә чит илгә беренче сәяхәте. Мәскәү аша очканнар. Немец шәһәрләре бик чиста, тик Мюнстер кырындагы бер кечкенәсендә пыч­раклык күргәннәр. Анысы да урыс­лар яши торган шәһәрчек икән. Кибетләр, барлар кичке 8 сәгатькә кадәр генә эшли. Төнлә электр янды­рып, дөньяны балкыту да юк. Бары тик фонарь лампалар гына яна. Ял көннәрендә, гомумән, тынлык. Бер оешма, кибет, күңел ачу урыннары да эшләми. Яшьләргә күңелсез. Шул парк-скверларда көне-төне укып ятсаң гына. Монда студентлар да чагыштырмача карт – 27 яшьләрдә.Үз илләрендә бакалавр дипломы алып, монда янәдән бакалаврның беренче баскычыннан башлап уку­чылар 30-35 яшькә кадәр белем өстиләр. Тәртипләр шундый. Азилә сөйләвенчә, немецлар – велосипед коллары, урамнарда полиция маши­насына юл бирү – закон. Үзләре спорт белән шөгыльләнсәләр дә сэндвич, бутерброд, бавыр котлеты, бәрәңге, башка төр фосфуд ашап көн күрәләр. Студентлар бик тиз туйганнар бу ризыклардан. Кибеттән атаклы не­мец шоколады, колбаса, сосискала­рын сатып алып ашаганнар. Сатуда бездәге тәмле ипиләр дә юк, ә бутер­брод өчен багетлар гына икән. Ин­глиз телендә аралашырга әзер булып барсалар да, кибетләрдә гел урысча эндәшкәннәр аларга. Үзебездә туып-үсеп, Германиягә күченгән ватан­дашларыбыз күп шул анда. Азиләдән турыга бәреп сорадым:

– Алман илендә калыр идеңме?

– Анда һава чиста, кешеләр ачык, ярдәм итәргә генә тора­лар. Отельләрдә – чисталык-тәртип. Без төннәрен шәһәрдән-шәһәргә күченеп, юлда булдык. Ә көндезләрен практика буласы уни­верситетта һәм экскурсияләрдә уз­дырдык. Әлбәттә, 5-10 ел эшләргә мин дә баш тартмас идем, – диде студент кыз.

Хе-ее-е....! Ун ел Германиядә яшәгән кеше анда гомерлеккә кала шул. Һәрхәлдә статистика шулай күрсәтә.

Азилә – минем хезмәттәшем – Әмәкәй авылы китапханәсе мөдире Нәзирә Насретдинованың кызы. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укып, БДИны уңышлы тапшыр­ды. Казан Идел буе университетына керү мөмкинлеге булса да, КНИТУ­ны кулай күрде ул. Ялгышмаган, хы­ялларын тормышка ашырып укый, яши бит әнә. Тиздән сентябрь, уку­лар башлана. Казан көтә аны!

Гөлназ ШӘМСИ, Иске Карамалы.

Фото – Айзилә Насретдинованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама