Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балалы өйдә бур ятмый...

Мәктәптә эшләгән чордагы истәлекләр белән бүлешергә булдым

Башлангыч класслар эчкерсез. Гаиләләрендә ниләр булган, кайсылар нишләгән – иртән мәктәпкә килгәч, барысын да түкми-чәчми укытучысына сөйләп бирә, ә укытучы алар белән фикер уртаклаша, “сертотмас үрдәк” булмаска куша. Балаларның төрлесе бар: кайберләре балалар бакчасында тәрбияләнеп килә, кайберләре – гаиләләрендә генә. Эш дәверендә алар белән төрле кызыклы хәлләр дә килеп чыга. Син үзең дә алар кебек буласың: уйныйсың, шаяртасың, көләсең, дөреслисең, тәртипкә өндисең.

Беренче класска укучылар кабул иттем. Элекке елларда 1 сентябрь – Белем бәйрәмендә һәр класста беренче дәрес итеп Ленин дәресе үткәрелә иде. Тактага В.Ленин портретын элеп куйдым, дәресне башладык. Балаларга: “Бу кем? Сез аны беләсезме? Әйдәгез әле, аның турында сөйләшәбез”, – дим. Бер бала бик белгән кыяфәт белән: “Бу бит безнең колхоз председателе”, – ди. “Дөрес түгел, уйлагыз әле, сез аны рәсемнәрдән күреп беләсез. Хәзер ул исән түгел, исегезгә төшерегез әле”, – дим. Бер укучым бармагын башының чигәсенә куеп уйланып утырды да: “Апа, каян белик инде без әллә кайчан үлгән кешене”, – диде.

Өченче класста уку дәресе бара. Укучылар белән иң зур тема булган татар халык авыз иҗатын өйрәнә башладык. Җырлар турында, аларның бик күп төрләре барлыгы турында: туган ил, яшәү матурлыгы, хезмәт, яшьлек, революцион җырлар, Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы, туганлык турында, бию такмаклары турында аңлаттым. “Балалар, үзегез нинди матур җырлар беләсез? Әйдәгез әле, җырлап күрсәтегез, сезне тыңлыйбыз”, – дидем. Илнур дигән укучым кулын күтәрде: “Апа, мин әтинең яраткан җырын гына беләм”, – ди бу. Аңа җырларга куштым. Ул, бик зур эшләр майтарырга җыенган кеше сыман, күзләрендә очкыннар уйнатып, калын тавыш белән, үзенчә бер көйгә салып җырлап җибәрде:

“И эчәбез, эчәбез.

Кайда безнең шешәбез?

Түбән очта Гайфиләрдә

Калган безнең шешәбез”.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев