Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Архив документлары табылды

Красный Яр мәчете имамы Миңнулла Абдуллиннан килгән хатны социаль челтәрләргә чыгарырга булдык. Кемнәргәдер бик ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Красный Яр мәчете имамы Миңнулла Абдуллиннан килгән хатны социаль челтәрләргә чыгарырга булдык. Кемнәргәдер бик ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
"Максатым Мөслим районына кергән авыллардагы имамнарны барлау иде. Бигрәк тә революциядән соңгы заманнарда мәгълүмат бик аз, шулай да бер кадәр табыла. Әйтик, динне дәүләттән аергач, совет хөкүмәте 1923 елларда мәчетләрне яңадан теркәү уздырган, ә 1929 елда НКВДның дини оешмалар турындагы (Р 139, опись 1, дело № 341) мәгълүматлары әзер була. Һәм тагын да 1939 елда ТАССР Югары советы карары белән дини оешмаларны ябу турында карарлар һәрбер авылда, һәрбер районда җирле җыелышлар уздырып, бу вакытта инде мәчетләр туздырылган, муллалар, азанчылар кулга алынган, мәчетләр ташландык хәлгә килгән була. Шулай итеп һәрбер авылда бер тавыштан җыелыш карарлары мәчетләрне мәктәп, клуб, уку йорты итеп үзгәртү турында район Советы карарларын канәгатьләндерәләр. Шушы нисбәттән материаллар белән танышканда игътибарымны Баланлы авылында булып узган җыелышның беркетмәсе җәлеп итте. Ул район буенча бердәнбер, чиста, пөхтә һәм иң кызыклысы, җыелышта катнашучыларның туган еллары да китерелгән. Бу документ Баланлы авылы кешеләренә бигрәк тә ата-бабаларын эзләүчеләргә файдалы булыр дигән нияттән тәкъдим ителә".
1939 ел 17 май көнендә 18нче санлы гомуми җыелышы беркетмәсеннән күчерелмә.
Татарстан республикасы, Тымытык районы Баланны авыл советына караган Баланны авыл гражданнарының гомуми җыелышы булып, җыелышка катнашырга тиешле 18 яшьтән югары гражданнар 398 кеше булып, катнаштылар 207 кеше.
Президиумга сайланалар 7 кеше.
1. Гайсин Әсләх
2. Хикмәтуллин Гусман
3. Искәндәреф Мансур
4. Нигмәтуллин Гатаулла
5. Хәбибуллин Газизулла
6. Саттаров Нургали
7. Кашифразов Нәҗип

Көн тәртибендә:
Баланлы авылында ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) ачу турында.

Тыңланды:
Район башкарма комитеты инструкторы ип.Кәримов М. үзара салымның әһәмияте һәм хезмәт.
Барлыгы катнаша ике йөз җиде (207) кеше.
Баланны авыл советына караган Баланны гражданнарының исемлектә күрсәтелгән исем, фамилия һәм туган елларын Баланны авыл советы раслый.
Җыелыш рәисе Гайсин
Секретаре Нигматуллина

Р.3610, опись 5, дело № 949 (милли архив)

1939 ел, июнь аенда авыл советы җыелышы карары белән беренче мәхәллә мәчетен мәктәп итеп үзгәртергә район советына юллама җибәрелә һәм дип тотучылардан Хәсәншин Мәрданша карар белән таныштырыла. Латин графикасы белән язылган бу беркетмәдә исем, фамилия һәм хаталар да төзәтелмәде.

Миңнулла Абдуллин күчермәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев