Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ак халатлы шәфкать фәрештәсе

Без ак халатлы апа­лар белән бала чакта ук – прививка ясарга дип, мәктәпкә килгәч таныша­быз. Бу һөнәр кызыклы гына түгел, бик авыр да. Эш вакытында төрле холы­клылар белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәттер.

Фәрештәдәй ап-ак халат кигән

Шәфкать туташы син.

Тәүлек буе ярдәмгә киләсең,

Гүя оҗмах кошы син.

Синең әйткән җылы сүзләр безгә

Яшәүгә көч-куәт бирә.

Күпме кеше синнән шифа ала,

Күпмесе, терелеп, баш ия!

Бу шигырь юллары 40 ел­дан артык Ташлыяр авылын­да шәфкать туташы булып эшләүче Рәмзия Насыйровага атап язган шикелле.

Табигатьнең иң мул чоры – алтын көздә – 1958нче елның 7 ноябрендә Әбүләес абый белән Әнисә апаның төпчеге булып якты дөньяга аваз сала ул. Аллаһы Тәгалә аңа сөйкемлелек, кыюлык, тәвәккәллек биргән. Бу сый­фатларга өстәп, бик зиһенле дә булган кыз, Ташлыяр мәктәбен тәмамлагач, Чистай медици­на көллиятенә юл тота. Уку йортын 1979 елда тәмамлап, халыкка хезмәт итә башлый. “Озак еллар авылдашларыма хезмәт итүем миңа көч-дәрт өсти. Авылымны, авылдаш­ларымны бик яратам, сайла­ган һөнәрем дә күңелемә бик якын,” – ди Рәмзия Насыйрова.

Авыруларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: нәселдәнлек, эмоциональ кичерешләр, организмдагы төрле инфекцияләр, спирт­лы эчемлекләр һәм тәмәке куллану, эчке органнарда­гы башка чирләр, остеохон­дроз. Фельдшер тирән бе­лемле, тәвәккәл булмаса, ая­ныч хәлләр дә ерак йөрми. Рәмзия Әбүләесовна әлеге күптөрле авыруларга берен­че ярдәм күрсәтә, кирәк бул­са, ашыгыч ярдәм чакыра, рай­он хастаханәсенә озата. Авыр­ганда күпчелек пациентлар паникага бирелә, мондый оч­ракларда фельдшерыбызның игътибарлы, конкрет булуы, тәвәккәл эш итүе авыруны бу хәлдән чыгара.

– Безнең эштә һәр көнне көтелмәгән, экстремаль хәлләргә әзер булырга кирәк. Авылдашлар ярдәмгә чакыр­ганда мин алдан ук авыруның якынча диагнозын билгеләп барам, – ди авылыбызның “ашыгыч ярдәм”е Рәмзия.

Авылда коронавирус белән авыручылар санын киметү өчен вакцинация яса­ту кирәклеге турында Рәмзия күптәннән сөйли. Нәтиҗәдә халыкның 70 проценты коро­навируска каршы прививка ясатты.

Заманасы шундый, гөрләп торган авылыбыз картая, халыкның күпчелеге – инде өлкән яшьтә. Аларга өйләренә барып ярдәм күрсәтергә кирәк. Хроник авырулар саны да 70тән артык. Рәмзия кара­магында Атлас авылы да бар бит әле. Ярый әле Рәмзия үзе машина йөртә! Кайвакыт авы­руларны хастаханәгә алып баруны да үзенә башкарырга туры килә.

Район үзәк хастаханәсе табибларының киләсен дә халыкка алдан ук хәбәр итә фельдшерыбыз. Табиблар авы­руларны кабул итәләр, кирәк булса, анализ да алалар, дару­лар да билгелиләр. Ә укол ясау, система кую авыл фельдшеры­на йөкләнә.

Авыл картая, дисәк тә, авылда яшьләр бар әле. Күптән түгел бер сабый дөньяга кил­де, тагын ике йөкле хатын бар.

Күршем Резеда бәбиен җиде айдан тапты. Авырлы­гы 1 килограммнан әз генә артык бала янына Рәмзия Әбүләесовна көн саен килеп йөрде. Юындырышты, меди­цина ярдәме күрсәтте. Нәни Раянны фельдшерыбыз, баланың әнисе, әбисе тупыр­дап торган егет итеп үстерә ал­дылар. Хәзерге вакытта Раян балалар бакчасына йөри, Ал­лага шөкер, сау-сәламәт! Без дә, балаларыбыз кечкенә ва­кытта, һәрвакыт Рәмзия ярдәменә, киңәшләренә та­яндык.

Рәмзия Насыйрованың хезмәте җитәкчелек тара­фыннан да югары бәяләнеп килде. Районыбызның, Татарстанның, Россия Федерациясенең Мактау гра­моталарына, Рәхмәт хатлары­на лаек булды ул.

Рәмзия Насыйрова гаиләсендә дә үрнәк. Кызла­ры мәктәптә укыганда иң ак­тив әниләрнең берсе булды ул. Хәзер инде Ландыш үзе гаиләле, өч бала тәрбияли. Миләүшә дә, югары белем алып, тормышта үз юлын тап­ты. Туган җанлыклы Рәмзия, Яр Чаллыда яшәүче апасы белән бер тән, бер җан булып, үзара ярдәмләшеп, һәр яңа көнне бәйрәмгә әйләндереп яши белә.

Рәмзиянең өендә – иде­аль чисталык! Бакчасында гөлләр шау чәчәктә утыра, ихатасы төзек. Мал-туар, кош- корт асрарга да вакыт таба ул. Хәтерлим әле, күрше-күлән су буена казларны бергәләп төшерәбез. Ә Рәмзия, ор­ганизмны чыныктырырга кирәк, дип, безгә зарядка яса­та. Саф һавада күнегүләр ясау рәхәт шул! Менә шулай сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да ярдәм итә ул безгә. Төрле авы­руларны кисәтү максатын­да сөйләшүләр дә алып бара, лекцияләр укый. Рәмзиянең һәр гамәле кешеләргә ярдәм итүгә барып тоташа. Эшен яратканга күрә озак еллар һөнәренә тугры калган да инде ул! Юкка гына: “Дүрт буын белән эшләдем мин”, – дип го­рурланмый инде ул!

Рәмзия Насыйрова – авылыбызның иң актив кешеләреннән берсе. Төрле ча­раларда актив катнаша. Мон­нан берничә ел элек мәдәният хезмәткәрләре авыру сәбәпле Сабантуйны үткәрү пробле­мага әйләнә язды. Рәмзиябез хәлгә керде: милли киемнән бик матур итеп Сабантуйны алып барды.

Табибларның антында­гы “Башкаларга нур чәчеп ян!” дигән сүзләргә тугры калып, авылдашларының сәламәтлеген кайгырткан шәфкать туташы Рәмзиябезнең үзенә дә сәламәтлек, күңел ты­нычлыгы, бәхет телибез.

Гафуровлар гаиләсе, Ташлыяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев