Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Пай җиренә нәрсә бирәләр?

Шушы җирлектә эшләп картайган өлкәннәрне исәпкә алучы да юк.

– Безнең авылның 1000 гектар җире бар. Шуның 700 гектары “Август-Мөслим” җәмгыяте карамагында, калганы – халыкның пай җире. Шул мәйданнар инде биш ел чәчелми. Юл буйларын гына бераз чәчәләр дә, калган җирендә чүп үсә. Пай җире өчен арпа чүбе бирәләр. Быел узган елдан калган бодай бирделәр. Ул – 2 центнер бөртек күгәреп, тузанланып беткән. “Август” – 6,40 центнер, дусайлар 4әр центнер биргән. Өлкәннәр көненә бернәрсә дә юк, башка авылларда пакет биргәннәр. Шушы җирлектә эшләп картайган өлкәннәрне исәпкә алучы да юк. Җиргә хуҗа булгач та, шул хәтле мәсхәрә итәргәмени.
Авыл халкына мал асрарга салам, фураж кирәк. Ипине Бакалыдан, Казанчыдан алып кайтабыз. Безнең җирлектә “Август-Мөслим” чәчкәч, пай җирләрен дә аңа бирергә кирәк.

Рифкать Гәрәев, Сәфәр

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев