Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

“Манзара” проекты кысаларында

Манзара ул – күренеш, хозурланырлык мәйдан

– Районкүләм “Манзара” проекты – 2021-2022 уку елында старт алган проектларның берсе. Проектның исеме эчтәлеген ача, дисәк тә була. Манзара ул – күренеш, хозурланырлык мәйдан. Максатыбыз – Татарстандагы тарихи, мәдәни үзәкләргә, музей-театрларга экскурсияләр оештыру. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары заман белән бергә атлый, яңалыклар белән таныша һәм укучыларны да бу эшкә җәлеп итә. Проект кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймәрданова җитәкчелегендә Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә театрларында спектакльләр карадылар, төрле күргәзмәләрдә булдылар. Октябрь аенда Бөгелмә шәһәренең 14нче татар гимназиясендә урнашкан Һади Атласи һәм туган якны өйрәнү музейларында булдык. Ноябрьдә Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардык. Төбәк тарихы белән танышу күңелләрдә матур хатирәләр, тирән хисләр калдырды.

 

Алсу Латыйпова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев