Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Юллы булдык

Полевая урамында яшәүчеләр исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

– Мөслимнең Полевая урамы яныннан гравий җәелгән әйләнеч юл үтә. Җәй көне машиналар күп йөрү сәбәпле, бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешне һәм киптерергә элгән керләрне тузан каплый иде. Мин шәхсән үземнең һәм бу урамда яшәүче кешеләр исеменнән әйләнеч юлга асфальт җәюне сорап район башлыгы Альберт Хуҗинга мөрәҗәгать иткән идем. Ул, бу эшне башкару өчен средстволар сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка керәм дип җавап бирде. Бер атна да үтмәде, юл эшләре башланды һәм июнь ахырында 960 метр арага асфальт җәелде, калган өлеше сентябрьдә эшләнде. Полевая урамында яшәүчеләр исеменнән безнең мәнфәгатьләрне кайгырткан өчен район башлыгына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Альберт Шакиров, Мөслим

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев