Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Игътибарыгызга рәхмәт!

Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр алдык.

– Гомер тиз уза. Кайчандыр җир җимертеп тракторда, комбайнда, фермада эшләп йөргән абый-апалар олы яшьтә инде. Алар бармак белән генә санарлык калып килә. Инде үзебез дә күптән бабайлар.
Колхозлар беткәч, колхоз пенсионерларына игътибар да бетте. Көтмәгәндә “Август-Агро” фирмасы авылның барлык пенсионерларына күләмле пакетлар өләште. Без, Иске Вәрәш авылы өлкәннәре, “Август-Агро” фирмасы җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Үзебезнең авыл җирлеге советы җитәкчесе Зөлфиябезгә дә рәхмәтләр яусын.
Сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез. Күз тимәсен, Вәрәшбаш авыл җирлегенә дә тырыш, булдыклы хуҗа килде.

Мөхтәр Хафизов, Россия хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев