Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Игелек дәресләре» кысаларында

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Игелек дәресләре”.


«Игелек дәресләре» кысаларында, язгы каникуллар башлангач, Мөслинә Харисова янына кунакка Габдулла Тукай исемендәге мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Шаммасова Мәрьям килде. Мөслинә апа һәм Мәрьям вакытларын бик кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. Мәрьям әбигә укудагы уңышлары турында сөйләде, йон белән эшләү ысулларын күрсәтте. Мөслинә апа үз чиратында, балачагын, балачак уеннарын һәм ничек күңел ачуларын искә төшерде.
Буыннар очрашуы балаларда игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык, изге гамәлләр кылу теләге тәрбияли. Балалар һәм өлкәннәр арасындагы мондый очрашулар буыннар арасында ныклы бәйләнеш тудыра. Балалар белән аралашу ялгыз картларның күңелләрендә үсеп килүче буынны тәрбияләү кебек игелекле һәм мөһим эшкә катнашудан канәгатьлек тудыра.

Фото - картлар һәм инвалидлар йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев