Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Язылам әле!

Быел мин дә бүләк уйнатуда катнашырга булдым әле.

– Газета-журналларга яздыру өчен журналистлар нинди генә ысуллар кулланмый! Шуларның берсе – бүләк уйнату. Быел мин дә бүләк уйнатуда катнашырга булдым әле. Кем белә, бәлки, бәхет елмаер?! Узган ел туганым, журналга язылып, мультиварка отты. Мин дә кызыктым. Быел “Авыл утлары”на (16+) язылып, квитанциямне редакциягә кертеп чыктым. Улым өчен “Ялкын”га (12+) язылдым. Ул укымаса, әни укыр. Әни китапханәдән дә газета-журналлар алып кайта. Әйтергә онытканмын, “Ялкын” да бүләк уйната, анда да катнашам. “ТАТМЕДИА” оештырган бәйгедә дә катнашам. Телевизор я кар чистарткыч отарга исәп. Әле “Ватаным Татарстан” газетасының (12+) да саллы бүләкләр уйнатуын күрдем дә: “Әллә аңа да язылыйммы?” – дигән фикер туды. Кыскасы, көрәшчеләр сабантуйларда катнашып бүләк җыйган кебек мин дә, газета-журналларга язылып, һәрьяклап баерга җыенам.

Динара Сәлахова, Мөслим

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев