Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Ярдәмегез өчен рәхмәт

Ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле булыр идек.

– Гаиләбез белән 2014 елда Донецк шәһәреннән Алабугага кайттык. Шунда эшләдек, балаларыбыз әле дә шунда яши. Иремнең туган авылы Дусайда теркәлдек. 2016 елда авылда иске йорт сатып алып, яңа йорт сала башладык. 2021 елда ирем вафат булды, кабат Донецкига кайтып киттек.
Махсус хәрби операция башлангач, китәргә мәҗбүр булдык. Дусайга кайтып, кабат өй төзелешенә тотындык. Район администрациясе, “Агромастер” җәмгыяте биргән акчага түбә ябарга җыенабыз. Аларга матди ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Инде кабат ярдәм сорарга мәҗбүрмен. Оныгымда онкология табылды. Мәскәүдә ике тапкыр операция ясадылар. Тиздән радиологиягә барырга кирәк. Игелекле кешеләргә мөрәҗәгать итәм.
Ярдәм күрсәтүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек.

Илгизә Авзалова, Дусай

 Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев