Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Горурлыгым - урамым

Мөслимдә яшәвебез белән бик горурланабыз!

 Әлбәттә, үз урамыбыз – Комсомол урамы белән бигрәк тә! Урамыбызга, җисеменә туры китереп микән, әллә бик тату яшәгәнгәме, “Комсомол урамы” дип исем кушканнар. Без бик тату яшәдек, безнең урам һәрвакыт гөрләп торды. Хәзер инде,үсеп җитеп, һәрберебез гаиләләр корды. Әмма аралашып, элеккечә дус-тату яшибез. Хәзер безнең балаларыбыз урамыбызны шау-гөр китерә. Һәр елны җәй айларында Ямьле Ык буенда яки берәр буа янында саф һавада, табигатькә чыгып ял итәбез. Төрле кызыклы уеннар белән Комсомол урамының сабан туен үткәрәбез. Кыш көннәрендә Яңа ел бәйрәмен шулай ук кызыклы итеп оештырабыз. Безнең кебек тату яшәүче урам бармы икән тагын Мөслимдә?! Урамыбыз тормышын башка урамнарда яшәүчеләр дә сокланып күзәтә, мактау сүзләрен җиткерә. Гел шулай тату-бердәм булып яшик, кадерле күршеләр! Мин үзем туып үскән урам белән горурланам.

Гөлназ Кирамова, Мөслим

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев