Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Чиста, матур, төзек булгач, рәхәт шул!

Әле кайчан гына урамнарда кар ята иде. Кай арада эреп беткән?! Яз яз инде!..

– Әле кайчан гына урамнарда кар ята иде. Кай арада эреп беткән?! Яз яз инде!.. Кояш туры карый башлау белән күңелләр күтәрелә, киләчәккә өмет уяна. Эштән кайтканда якты булгач рәхәт! Вакыт хисабы үзгәрмәсә дә (һаман да шул 24 сәгать!), якты булгач, байтак эш башкарып була кебек. Тиздән өмәләр башланыр. Хәер, узган шимбәдә район хастаханәсе коллективы, өмә ясап, территориясен җыештырып та куйды. Афәрин! 1 апрельдән Чисталык икеайлыгы башлана бит. Оешма-предприятиеләр дә, шәхси ихаталар да тирә-юнен җыештыра башлый. Чиста, матур, төзек булгач, рәхәт шул! Тик, шушы матурлыкның кадерен белмичә, чүп-чар ташлап китүчеләр дә бар. Тәрбиясезлек инде бу. Капка алларын тәртипкә китермичә, иренеп, кемнеңдер килеп җыештырганын көтеп ятучыларны да аңламыйм. “Фәләннең капка төбе җыештырылмаган” яки “чүп үләне үскән” дип, шул кешенең исемен телгә алалар бит, башкаларныкын түгел. Әбиләр әйткәндәй, оялырга кирәк!

Динара Салахова, Мөслим

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев